|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.05.2022 Хәвеф-хәтәр
Чаллыда 5 көн элек югалган хатын-кызны эзләү дәвам итәРоссия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге Марина Юрьевна Зыбунованы эзләүдә ярдәм сорый. 1994 елгы хатын-кыз Тукай районының Мусабай-Завод авылында яши. Ул 20 май көнне кичке сәгать җиденче яртыда өйдән чыгып китә. Шул көннән бирле аның кая икәнлеге билгесез.
Аңа 25-27 яшь, буе – 170-177 см тирәсе, ябык гәүдәле, бите озынча, чәчәләре кыска, аксыл төстә. Кыска кара куртка, караңгы-соры төстәге джинс чалбар, кара кроссовкадан булган.
Хатын-кызны күрүчеләрне +7 906 332-02-03 телефоны буенча шалтыратуларын сорыйлар.
--- |
Иң күп укылган
|