|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.05.2022 Киңәш-табыш
Үләнче Фирая Захарова: "Дару үләннәре турында күбрәк белгән саен, ныграк курка башлыйсың"Табигатьнең уянган, җанланган чагы. Дару үләннәре белән дәвалаучылар бу вакыттан файдаланып калырга киңәш итә. Үләннәрне җыяр өчен иң кулай ай нәкъ менә май икән. “Дару үләннәренең яфракларын, тамырын, орлыгын җыйсаң, сәламәтлекне ныгыту өчен алар менә дигән табигый дару булачак”, — ди үләнче Фирая Захарова. Майда нинди үләннәрне җыярга кирәк, кайсы нәрсәдән файдалы икәнен үзеннән сораштык. — Дару үләннәрен үзләрен генә эчкәнгә караганда, берничәне кушып куллансаң яхшырак. Әйтик, йөткерүдән, буын сызлаудан файдалы нарат бөресе ашказаны авырткан, бөер эшчәнлегендә җитешсезлекләре булган кешегә киңәш ителми. Кычыткан суын да озак эчәргә ярамый. Ул канны куерта. Ә кычытканга бөтнек, имбир кушып эчсәң, үләннәр бер-берсен баланслый, зыянлы матдәләре кими, файдалы үзлекләре саклана, — ди Фирая апа. Үләннәрне экологик яктан чиста урыннарда яңгырсыз, коры көнне җыярга киңәш ителә. Юешләнгән үлән тиз чери. Үләннәрне дөрес саклау да мөһим. Кайберләрен порошок хәленә китерергә була. Бу рәвешле аны бал белән куллансаң да файдалы. Кемдер үләннәрне туңдыргычта катыра. Иң гади ысул — киптерү. — Үләннәрне җилләтергә мөмкин булган, тузансыз, караңгы урында киптерергә кирәк. Кипкән үләннәр барысы да бертөслегә әйләнә. Шуңа аларның һәрберсен аерым исемнәрен язып куеп сакласаң яхшы, — ди үләнче.
Дару үләннәренең күбесен 1 стакан суга 1 чәй кашыгы исәбеннән салып төнәтәләр. Ашаганчы йә ашаганнан соң бер сәгать узгач эчәргә киңәш ителә.
Йөкле хатын-кызларга, аллергияле кешеләргә, биш яшькә кадәрге балаларга дару үләннәрен кулланмасалар яхшырак. Чит илдә үскән үләннәргә караганда үзебезнең урман, болыннан җыелганнары күпкә файдалырак һәм ышанычлырак икән. Шул ук вакытта агулы үләннәр дә җитәрлек.
— Дару үләннәре турында күбрәк белгән саен, ныграк курка башлыйсың. Шомырт чәчәген агулы дип кулланмыйбыз. Сирень, канлы үләндә дә агулы матдәләр бар. Тик чамасын белеп, дөрес итеп файдалансаң, зыяны булмас. Ничек кенә булмасын, дару үләннәрен кулланганда: “Мин — герой”, — дип тәҗрибәләр ясамаска, саграк булырга, табиб белән киңәшләшергә кирәк, — ди Фирая Захарова.
Фото: пиксабай
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|