|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.05.2022 Мәдәният
Фәрит Бикчәнтәев турында китап басылып чыкты
Фәрит Бикчәнтәевнең туган көнендә аның турында китап тәкъдим ителде. Китап Мәскәүдә 750 данә тираж белән басылып чыккан. Әлегә ул русча чыгарылган. Авторлар аның татарчасы да булачагын вәгъдә итә. «Китап татарчага тәрҗемә ителергә тиеш. Ул тәрҗемә ителәчәк. Без башта ике телле итү турында уйланган идек. Әмма болай да 600 битлек китапның нинди булачагын күз алдына китерә аласызмы?» – диде китап язу өчен махсус чакырылган танылган театр белгече, «Петербургский театральный критик» журналының баш мөхәррире Марина Дмитревская. «Бу китапны без Гөлшат Фәттахова белән эшләдек. Ул бик зур репетиция барышын яздырып аңа расшифровка ясады. Ул «Сүнгән йолдызлар» спектакленең «өстәл чорыннан» башлап, премьерага кадәр күрсәтә алды», - дип китап әзерләү барышы белән таныштырды ул. «Минем ролем – гыйнвар аенда Казанга килеп атна буе Фәрит Бикчәнтәев белән сөйләшүдә иде. Минем гомеремдә моннан да озын интервьюның булганы юк иде», - дип дәвам итте Марина Дмитревская. Театр белгече татар режиссеры белән моң, суфичылык, аның балачагы һәм башка темаларга фикер алышынган, дип яза "Татар-Информ" МА.
--- |
Иң күп укылган
|