|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.05.2022 Криминал
Татарстанда биш яшьлек инвалид кызны үтерүдә шикләнелүчене кулга алганнарЯшел Үзән шәһәр суды Васильево бистәсендә ДЦП диагнозлы 5 яшьлек кызны вәхшиләрчә үтерүдә шикләнелүче 38 яшьлек ир-атның ирегенә карата чикләү чарасын сайлаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде. «Суд утырышында прокуратура вәкиле Зарина Михайлова тикшерүченең сак астына алу рәвешендә чикләү чарасын сайлау турындагы үтенечен хуплады», – дип билгеләп үтте Галиев. Шикләнелүче үз гаебен танымаган. Суд карары белән ир-ат ике айга тикшерү изоляторына озатыла.
Шулай ук прокуратурада әлеге җинаять эшен тикшерүне күзәтчелек ведомствосының аерым контроленә алуын билгеләп үттеләр.
Васильево бистәсендәге бер йортның фатирында 5 яшьлек инвалид кызның мәете табылуы турында «Татар-информ» хәбәр иткән иде. Баланың башында кыйнау эзләре табылган. Кызны үтерүдә шикләнелеп, баланың 38 яшьлек анасының бергә яши торган ире тоткарлана.
Тикшерү мәгълүматларына караганда, ир-ат баланың башына берничә тапкыр суккан. Хатын-кыз ашыгыч медицина ярдәме чакырган, дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|