|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.05.2022 Мәдәният
«Микрофонсыз концерт»: эстрада өчен тансык тамашаКазанның С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Р.Ваһапов фонды оештырган “Микрофонсыз концерт” узды. Оештыручылар бу проектны татар эстрадасының яңа тарихында беренче тапкыр оештырыла дип игълан иткән иде. Мондый “зур” сүзләрдән соң концертка бармый мөмкинме соң? Концертта артистлар аранжировкасыз һәм микрофонсыз чыгыш ясады. Кайберләре баянга, икенчеләре рояльгә, өченчеләре “Яңа музыка” оркестрына кушылып җырлады. Кыскасы, гадәти концертта булган, инде колаклар шактый ияләнгән көчле музыка булмады анда. Колаклар чын-чынлап ял итте. Концертта алып баручыларның булмавы да ошады. Булды ул, ләкин тамашачы аның йөзен күрмәде. Ул барлык катнашучыларны сәхнә артында гына игълан итте. Монысы да концертка үзенә күрә бер тыйнаклык өстәде. Ә концерт үзе тәнәфессез, сәгать ярым дәвам итте. Концерт барышында экраннан әлеге проектның идея авторы һәм продюсеры Рифат Фәттаховның видеоязмасын күрсәттеләр. “Рәшит Ваһапов фестиваленең алыштыргысыз төп принцибы бар. Ул да булса – профессиональ җыр сәнгатен, чын вокалны күтәрү һәм пропагандалау. Әлбәттә, микрофон белән техника үз эшен эшли, сүз дә юк. Аларның да үз роле бар. Әмма табигыйлык, ихласлылык - эстрада сәхнәсе өчен бик тансык күренеш. Микрофон аша башкарганда, ул табигыйлык та, хәтта ихласлылык та югала. Әлеге проектның максаты – татар җырын, татар моңын үзенең табигый халәтендә халыкка җиткерү”, - диде Рифат Фәттахов. Концертның музыкаль җитәкчесе һәм режиссеры – ТР Дәүләт Камера хоры җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Миләүшә Таминдарова. “Мин бу проектка бик сөендем, чөнки, ниһаять, башкаручыларның тавышын бернинди бизәкләрсез ишетә алачакбыз. Микрофонга ничек кенә җырласаң да, сине ишетәчәкләр. Аның белән җырлар өчен әллә ни көч сарыф итәргә кирәкми. Ә син микрофонсыз җырлап кара! Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Рәшит Ваһаповларга микрофон бөтенләй кирәк булмаган. Эш кычкырып җырлауда түгел, ә җырлауның аһәңендә. Җырчы татар орфоэпиясе, фонетикасы, дикциясенең бөтен нечкәлекләрен белергә тиеш”, - ди Миләүшә ханым. «Микрофонсыз концерт»: эстрада өчен тансык тамаша, изображение №2 Концертта шулай ук Илһам Вәлиев, Рәнис Габбазов, Алинә Шәрипҗанова, Эльза һәм Артур Исламовлар, Илүсә Хуҗина, Алмас Хөсәенов, Рөстәм Насыйбуллин, Руслан Сәйфетдинов һәм “Премьер” төркеме, Татьяна Ефремова катнашты. “Микрофонсыз концерт”та тамашачыларны да җырлаттылар. Әмма зал гына, әллә сәхнәдә профессиональ артистлар басып торганганмы, әллә барыбыз да ияләнгән филармония залы булмагангамы, әллә концертта яңгыраган аһәңле җырлардан таң калып, иркенләп җырларга оялды, ишетелер ишетелмәс кенә кушылды. Бу концерттан соң, социаль челтәрдә күземә чалынган бер фикер искә төште: “Бу артистларның микрофонсыз җырлый алуына ышанам, халык агылып йөри торган популяр артистларны шулай җырлатырга иде”. Эльвира Шакирова
--- |
Иң күп укылган
|