|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.05.2022 Мәдәният
Ренат Ибраһимов үлеменең нечкәлекләре билгеле булдыТанылган җырчы Ренат Ибраһимов 74 яшендә арабыздан китте. Ул яхшы физик формада булган һәм хәтта хатыны белән тагын бер бала алып кайту турында да уйлаган. Бу хакта тол калган Светлана ханым НТВ каналындагы "Ты не поверишь!" тапшыруында сөйләгән. Ул шулай ук Ренат әфәнденең үлеменә бәйле нечкәлекләр белән дә уртаклашкан.
"Бу хәл минем әти-әни өендә булды. Ул өстәл артында, әти-әнинең кулында җан биргән. Тромб. Бу коронавирус аркасында. Ирем 2020 елда авырткан иде. Без ул тромбларны дәваладык. Әмма...",- дип сөйләгән Светлана ханым.
Ул 4 бала белән тол калды. Кечкенәсенә 5 яшь кенә. Ренат Ибраһимовның төрле никахлардан 8 баласы бар.
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|