|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.05.2022 Криминал
Татарстанда бер хатын улын һәм кызын кисәү агачы белән сугып үтерәм дип янаганТатарстанның Әгерҗе районында яшәүче хатын-кызны (ул үз балаларын үтерү белән яный) суд мәҗбүри эшләргә хөкем итте. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде. Исерек хәлдәге 37 яшьлек хатын-кыз башта 14 яшьлек кызын һәм 13 яшьлек улын тотып кыйнаган, шуннан соң кулына кисәү агачы эләктереп, аларны үтерү белән янаган.
Балигъ булмаганнарның караучысызлыгын кисәтү системасы хезмәткәрләре, балаларның нинди шартларда яшәвен ачыклау максатыннан гаиләне тикшерергә килгәч, шул хакта белеп алган.
«Әгерҗе районы прокуратурасы үтерү белән янау турындагы җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады», - дип өстәде Руслан Галиев.
Хатын-кыз үз гаебен таныган, суд аны йөз сәгатькә мәҗбүри эшләргә хөкем иткән.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|