|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.05.2022 Шоу-бизнес
Эльмира Кәлимуллинаны ни өчен Сабан туйларына чакырмыйлар?Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина белән соңгы яңалыклары турында сөйләштек. Җырчы әлегә Казанда булуын әйтте. “Гөлүсә Батталова шигыренә Эльмир Низамов иҗат иткән “Язлар” җырына төшергән өр-яңа клибым чыкты. Бу җырның көе Эльмирның төшенә кергән. Һәм ул аны төнлә торып, диктофонга яздырган да кире йокларга яткан. Шуннан соң гына Гөлүсә әлеге көйгә шигырь язган. Клипны Казанда төшердек, режиссеры – Илшат Рәхимбай”, - диде Эльмира.
Җырчыдан быелгы Сабан туйларына планнары турында да сорадык. “Мине Сабан туйларына бик чакырмыйлар. Элек тә шулай иде, хәзер дә. Репертуарым туры килмидер инде, җырларым башка төрле форматта бит. Ләкин мин бер дә кайгырмыйм, оештыручыларны аңлыйм”, - дип сөйләде Эльмира Кәлимуллина.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|