поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
07.01.2011 Шоу-бизнес

“Җыручы”ның үз аудиториясе

Һич кенә дә җырлап йөрер диеп уйламаган Зөлфәт Зиннуров инде менә икенче ел рәттән үзенең сольный концертларын оештыруын дәвам итә. Шәһәр һәм район үзәкләрендә генә түгел, ә гап гади авылларда да зал тутырып халык җыя. Тәнкыйтчеләргә исе китми генә, мин “җыручы” диеп җырчыларның борыннарына ук чиертеп йөри хәтта.

Шансон, нәрсә соң ул? Әгәр дә сүзлектән карасак, шансон ул француз теленнән тәрҗемә иткәндә - җыр дигәнне аңлата, ягъни минем аңлавымча, франциядә эстрада җырларын башкаручыларны, шансон башкаручылар диеп йөртәләр. Ә бүген безнең, рус һәм татар эстрадасында ул реаль җырлар башкаручылар жанрына керә. Ул мәгънәле җырлар, әле дөньяның нәрсә икәнен аңламаган сабыйдан, текә машинада утыручы абыйга, урамда йөрүче бабайга кадәр кагыла, ягъни барыбызга да! Тик аны бөтен кеше дә кабул итә алмый, берәүләр андый стильдәге җырларны ярата, ә икенчеләрен исә киресенчә укшыта, чөнки туры әйтү туганыңа да ярамый. Ә Зөлфәткә килгәндә, ул татар эстрадасын да, бу жанрның моңа кадәр бөтенләй юк дәрәҗәсендә булуы аркасында җырчы Зиннур буларак танылып китте. Хәзер бит халыкка моң белән генә ярап булмый, кайчак мәгънәсез кыланчык җырлар да, төрлелек өчен карлыккан тавыштан чыккан мәгънәле такмакалар да кирәк. Нәкъ менә соңгысы аркасында үз аудиториясен туплый алды да инде Зөлфәт. Заманча кәттә генә киенгән курчак кебек кызлар да хәтта Зөлфәтнең матурлыгына алданып татарча шансон тыңларга өйрәнәләр. Филармониядәге концертындагы халык аудиториясен 3 төрле халык тәшкил итте, беренчесе дуслары булса, икенчесе фанаткалар, ә өченче төркемгә исә тормышның төрле авырлыкларын татыган ханым һәм әфәнделәрне кертергә була.

Былтыр Казандагы концертына билетым алынган булса да бара алмаган идем, тик быел аның концерт тамашасын ике мәртәбә карау бәхете елмайды үземә, Филармониядә һәм Олы Ачасыр авылының гади клубында. Концерт программасында үзгәрешләр юк иде, ягъни, Казандагы концерты нинди тәрбияви нотада бер сулыштан үткән булса, авылдагысы да шундый ук булды, авыл белән шәһәрне аермады. Җырлардагы сүзләреннән тамакка төер тыгылып, үзең дә сизмәстән күз төпләрен юешләндерде. Ә бит җыр сүзләре әллә каян алынып язылмый, барысы да, үзебезне тормыштан, мескен хәерчегә дә, калын киемле баена да кагылалар. Зөлфәтне өнәп бетермәгән, аның концертына да “Әй, кем инде ул Зөлфәт шуның кадәрлек?!”, - диеп антиагитация ясаган “караңгы” ханымнарның да үтемле, күңел кылларын тибрәтә торган җырларын тыңлаганнан соң фикерләре уңай якка үзгәрде.

Моңлы җырлар, алар гел модада, ә реаль “такмаклар” исә бүгенге көндә модада, чөнки алар гаделсез, туганннарны да дошман күргән заманда көн кадагына туры киләләр. Халыкка замана технологияләре белән рәтләнгән фанерадан чыккан моңлы тавышка караганда, үз тавышы белән җанны айкап җырлаган “зимагур көйләр” күпкә күңелләренә ята бирә, шуңа да  Зөлфәт Зиннуровны бу өлкәдә хуплаучылар күп. Тик аның кешегә гел яхшылык эшләп тора торган бер “начар”, үзгә гадәте бар. Чая телле, аһаңле тавышлы белән замана яшләрен рус радио дулкыннарыннан татарныкына күчерде дә, китте; татар дискотекалары оештырып, башкаларга сукмак күрсәтте дә, китте... Җырлавы белән дә шулай булырмы икән, монысы билгесез, тик шулай да бу татар җанлы иптәш – Зиннур, татар шансонының атасы булып калачак! 


Алисә ҖАМАЛИЕВА, КДФЭИ студенты
Матбугат.ру
№ --- | 07.01.2011
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»