поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
18.05.2022 Киңәш-табыш

Өшкерелгән су күп кенә чирләрдән дәвалый

Ашамыйча кеше бер ай тора ала, ә сусыз 3 көн дә яшәргә авыр, диләр. Су — яшәү чыганагы. Диндә дә аңа аерым игътибар бирелә. “Хәләл маркет” оештырган чарада дин әһелләре, медицина белгечләре суның файдалы үзлекләре хакында сөйләште. Төп оештыручы Гүзәл Абдрафикова Коръәндәге суга бәйле аятьләр белән таныштырды. Бу хакта Пәйгамбәребез (с.г.в.) нең хәдисләрен китерде.

— Җир йөзендә җан ияләре барысы да судан барлыкка килгән. Коръәндә “Нур” сүрәсенең 45 нче аятендә: “Аллаһ һәр җанлыны судан яралтты. Аларның бәгъзеләре корсагы өстендә шуышып йөри, кайберләре исә ике аякта хәрәкәт итә, кайсылары дүрт аякта тора. Аллаһ ни теләсә, шуны яралтыр. Хактыр ки, Аллаһның бар нәрсәгә кодрәте җитә”, — диелә. “Фуркан” сүрәсенең 54 нче аятендә әйтелгәнчә: “Аллаһ кешене бер тамчы судан халык кылды, аларны ир вә хатын итеп, нәсел-нәсәпне үрчетте, Раббың һәр эшкә кадир булды”, — дип аятьләр белән таныштырды Гүзәл ханым.

Су кешенең тәнен генә пакьләп калмый, ул сәламәтлекне ныгыта. Ә дога укып эчкән су күңелне дә чистарта. “Фуркан” сүрәсенең 48 нче аятендә дә бу хакта бәян ителә. “Аллаһ рәхмәте белән яңгыр алдыннан җил җибәреп, кешеләрне шатландырадыр, ул җилләр кирәк җиргә болытлар алып килер, вә Без сезгә болытлардан пакь су иңдердек”, — диелә.

Япон галиме Масару Эмото су белән фәнни тикшеренүләр уздырган. Баксаң, тышкы тәэсир сәбәпле суның халәте, структурасы, төзелеше үзгәрә икән. Тәҗрибә шуны күрсәткән: сүгенү, рок музыкасы “ишеткән” суны катыргач, анда бик ямьсез боз кисәкләре хасил булган, ә дога укылганы бик матур, төрле кар бөртекләре формасын алган. Шуңа да суны “бисмилла” әйтеп эчәргә киңәш итәләр. Өшкергән су белән коену — Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманыннан килгән гамәл. Дога укып өшкерелгән су кешедәге тискәре энергияне, күз тиюне юып төшерә.
 
Су тәһарәт алганда, госел коенганда да кирәк. Юынып, тәһарәтле йөрсәк, тәнебез сәламәт, пакь булыр, сакчы фәрештәләр афәтләрдән саклар, шайтан ерагаер.
 
— Аллаһы Тәгалә чүл уртасында бер дә туктамый ага торган су чыганагы — зәмзәм суын хасил иткән. Җир йөзендә аннан да чистарак башка су юк. Хаҗ кылучылар аны эчеп көч ала. Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисендә “зәмзәм суы ризык кебек туклыклы һәм күп чирдән дәвалый торган су” дип атый, — ди Гүзәл ханым.
 
Зәмзәм суын эчеп дәваланырга теләгән кеше беренче чиратта Аллаһы Тәгаләгә ышанырга тиеш. Зәмзәм суы озак торса да, файдасын югалтмый.
 
“Вакыйга” сүрәсенең 68-70 нче аятьләрендә: “Ул суны болыттан сез иңдердегезме, әллә ул суны иңдерүче Безме? Әгәр Без теләсәк, ул суны эчәргә яраксыз итеп ачы кылыр идек, сез ни өчен шөкер итмисез?” — диелә. Диндә суны исраф кылу гөнаһ санала. Пәйгамбәребез (с.г.в.) нең бер хәдисе: “Диңгез буенда булсаң да, тәһарәт алганда, суны исраф кылма”. Яшәеш чыганагы булган сулыкларны саклыйк, чишмәләрне, күлләрне чистартыйк.
 
1. Суны уң кул белән, утырып эчәргә киңәш ителә.
2. Ашыкмыйча, аз-аз йотымлап эчәргә кирәк.
3. Организмдагы сыеклык тир, бәвел, тизәк белән чыга. Сусыз организм тиз талчыга. Шуңа кеше сусау тоймаса да, көненә җитәрлек су эчәргә тиеш.
Фото: пиксабай

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 18.05.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»