|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.05.2022 Хәвеф-хәтәр
Укучылар мәктәптә дару эчеп агуланганнарСанкт-Петербургның Левашово авылы мәктәбендә бишенче сыйныфта укучы 2 бала нейролептиклар белән агуланган. 78.ru басмасы язуынча, укучылар 20-30лап төймә дару ашаганнар. Даруларны балаларга сыйныфташ кыз алып килгән. Көчле агулану белән 5 сыйныф укучыларын 5 санлы Балалар хастаханәсенә илтеп салганнар.
Сыйныфташларына дару төймәләре биргән кызның әнисен административ җаваплылыкка тарттырганнар. Агуланган балаларның берсе дә бернинди исәптә дә тормый, дип яза 78.ru.
Фото: пиксабай
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|