поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.05.2022 Авыл

30 ел балык тотучы Флера Шәймәрданова: «Миңа матур кием түгел, балык кирәк»

Зәй районының Әхмәт авылында яшәүче Флера апа Шәймәрданова көн дә балыкка йөри. Аны авылда «балыкчы килен» дип йөртәләр. Ире Раиф абыйга да үз чирен йоктырган ул. Хатынының: «Әйдә, балыкка», – дигән сүзе җитә аңа. Көне буе бер балык эләкмәсә дә, исләре китми.

Без барганда да, Шәймәрдановларның тоткан балыкларын кыздырган чагы иде. Табышы  әллә ни зур  булмаса да,  ир белән хатынга төшке ашка җиткән.
 
– Су буена гел төшәсе килеп тора. Балыгына да кызыгып  түгел,  җанга рәхәтлек алу өчен. Хатын-кызның балыкка йөрүен гадәти хәл кебек кабул итәм. Утыз ел буе йөрим инде. Шунысы кызык: бер дә туйдырмый. Кемгәдер матур кием,  театр-концертка барып күңел ачу кирәк, ә миңа – балык. Мин фәкать кармакка гына тотам. Бер урында сәгатьләр буе тып-тын утыра алам. Сабырлыгым җитә. Ирем, бөтен балыкны тотып  бетерәсең бит инде, дип шаярта. Ул   бер урыннан икенчесенә йөреп тота. Кыш көне бәкедән дә тоткан бар. Тик  салкында илһамланып тотып булмый. Бер балык  эләкмәсә дә, вакыт әрәм булды, дип уфтанган юк, – ди 59 яшьлек  Флера ханым.
 
Эш күп дип торсаң, өйдән мәңге чыгып китеп булмый. Һәр авыл кешесенеке кебек  Шәймәрдановларның да эше җитәрлек. Мал-туарын да асрыйлар, тавык-чебешләре, үрдәкләре дә бар. Авыл халкы: «Сез ни арада барысына да җитешәсез  соң?» – дип аптырый икән. Иртүк  торып, бер  кат  өйдәгесен карыйлар да бергәләшеп су буена китәләр. Дөньяларын онытып, көн буе  кайтып кермәгән чаклары да булгалый. Мавыгудан бары  көннең бозылып китүе, яңгыр гына  аера.
 
Флера апа –  Югары Нәлем авылыныкы. Чаллыда яшәп, ике кыз тәрбияләгәннәр. Тик  кинәт кенә ире вафат булган. Раиф абый да тормыш иптәшен югалткан. Канатлары каерылган ике яр  бер-берсен табышып, 9 ел  матур гомер кичерәләр. Җәй җитсә – җиләккә, көзен гөмбәгә йөриләр. Балык инде, әйткәнемчә,  беренче урында. Кызлары, оныклары да  Флера апа кебек балык тотарга ярата икән.
 
«Авылларда инешләр сай бит хәзер. Балык бармы соң?» – дип сорыйм хуҗабикәдән.
 
– Бәртәс, алабуга, кәрәкә, кызыл канатлар… Эре балык юк инде. Минем өчен инешнең тирәнлеге мөһим түгел. Кечкенә вакытта абыйларга ияреп, күлмәк белән сөзеп, балык тота идем.  Тал чыбыгына каурыйдан калкавыч (Флера апаны тәләкә ди) куеп, кармак ясый  идек. Менә шул еллардан ук елга буена аерым мәхәббәт минем. Эресен тотар өчен Минзәлә елгасына барган идек. Унлап чуртан эләкте. Берсе  дүрт кило иде. Ләкин алай еракка  барып булмый шул, – ди ул.
 
Гадәттә, балыкчылар төрле ырым-шырымнарга ышана. Тик Флера апа  моңа игътибар итми. Балык тынычлыкны ярата, шауласаң,  ул  су төбенә китәчәк.  Менә шуны яхшы  белә. Шуңа күрә иң хәерлесе – сөйләшмәү. Кемдер  җим урынына кукуруз, борчак, кибет җимен кулланса, Флера апа  суалчанга каптыра. Яңгырдан соң шәп чиртәләр икән. Балыкны тоту – бер нәрсә, әмма  энәдән аеру авыр. «Ачуланмагыз инде мине, дип кармактан салдырам. Тотасы да килә, кызгандыра да», – ди балыкчы.
 

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 18.05.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»