|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.05.2022 Хәвеф-хәтәр
Чулман елгасында - фаҗига. 34 яшьлек ирне әле дә эзлиләр
Әлеге хәл 14 май көнне Мамадыш районының Берсут авылы янында булган. 34 яшьлек ир-ат Кама елгасына балык тотарга киткән. Кызганычка каршы, ниндидер сәбәпләр аркасында, аның көймәсе суга әйләнеп капланган. Балыкчы исә үзе су астына киткән, дип фаразлана. ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, урынга 5 нче отряд коткаручылары килгән.
Эзләү эшләре барышында алар эхолот ярдәмендә елганың 400X200 метрлы өлешен тикшергәннәр, тик әлегә ир-атның гәүдәсе таба алмаганнар.
Бүген балыкчыны эзләү эшләре дәвам итәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|