|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.05.2022 Мәдәният
Легендар музыкант, виртуоз баянчы Ридик Фәсхетдинов вафатКичә Россиянең атказанган артисты, Башкорт АССРының халык артисты, легендар музыкант, виртуоз баянчы, Башкорт дәүләт филармониясенең почетлы ветераны Ридик Фәсхетдинов 83нче яшендә бакыйлыкка күчкән. Ул Фәсхетдиновларның артислар, музыкантлар һәм биючеләр династиясенә нигез салучы. Ридик Әхмәт улы Фәсхетдинов 1940 елның 16 мартында Баймак районы Темәс авылында туган. 1962 елда Уфа сәнгать училищесының халык уен кораллары бүлеген тамамлаган. Хезмәт юлын Башкорт дәүләт филармониясенең Ф.Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамблендә концертмейстер булып башлаган. 1975-2004 елларда – филармониянең баянчы-солисты.
2004-2010 елларда Башкортстанның Милли халык уен кораллары оркестры солисты, яшьләрнең остазы һәм профессиональ осталыкның чагу үрнәге булла ул.
Ридик Фәсхетдинов билгеле солистлар белән бергә Европа, Азия, Африка һәм Көньяк Американың 60тан артык илендә чыгыш ясаган.
Автор:Ибрагимова
Эльмира ИБРАГИМОВА |
Иң күп укылган
|