поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.05.2022 Шоу-бизнес

9 бала әтисе Ринат Вәлиев: “Буш вакыт бармы, дип сора”

Оста баянчы, күренекле музыкант, композитор, Татарстанның атказанган артисты Ринат Вәлиевның иҗатын безнең республикада гына түгел, чит илләрдә дә яраталар. Аның белән теләсә нинди темага рәхәтләнеп сөйләшергә була. Бала тәрбияләүдә дә тәҗрибәсе җитәрлек, тормышчан киңәшләре белән дә бүлешергә әзер, дини сорауларга да җавап бирә, музыка өлкәсендә дә белгеч ул.

— Ринат абый, ниләр белән янып-көеп йөргән чагыгыз?
— Чакырган җирдә чыгыш ясыйм. Тавыш яздыру студиясендә еш булырга туры килә. Җырчыларга баянда уйныйм. Рамазан аенда уразада булдык. Олы улларым да тотты. Шуңа да күбрәк өйдә, гаиләм янында торырга тырыштым.
 
— Беренче баяныгызны хәтерлисезме?
— Ул баянны абыем Мөнир армиядән кайтышлый алган иде. Әле дә авылда тора. Беренче уенчыгым да баян булган. Абыйлардан калган иске баянда үзлегемнән уйнарга өйрәндем. Әниемнең энесе Чыңгыз абый миңа аккордеон бүләк иткән иде.
 
— Үзегез дә ишле гаиләдән. Хәзер заманалар башка. Тугыз бала әтисе булу куркытмадымы?
— Гади колхозчылар гаиләсендә тудым, 15 нче төпчек бала. Әти фронтовик иде, аны хәтерләмим дә. Ул бакыйлыкка күчкәндә, 5 айлык булып калганмын. Сигез туган исән-имин үстек. Хәзер алтау калдык. Бер апам — Мәскәүдә, икенчесе Түбән Новгородта яши. Өч абыем бар. Берсе Донбасста. Авылдагы төп нигезне карап торабыз, кайтып йөрибез. Анда хәзер берәү дә юк. Әниебез дә мәрхүм. Яшь чакта үземнең дә тугыз бала булыр дип кем уйлаган? Моны Аллаһның рәхмәте дип кабул иттем. Һәр бала үз ризыгы белән туа бит. Нигъмәтләрне бирүче — Аллаһ.
 
— Балаларны тәрбияләгәндә, нәрсәгә игътибар итәсез?
— Төрлечә була. Кулга каеш алган чаклар да булды, олыгайган саен күңел йомшара, акыл керә. Хәзер күбрәк үгет-нәсыйхәт, мәгънәле сүз белән тәрбиялибез. Тәмле ашату, матур киендерү, теләгәнен сатып алу гына балага тәрбия бирәм дигән сүз түгел. Минемчә, мөселман гаиләсендә балаларга дини белем бирү мөһим. Улларымны, кызларымны мәдрәсәгә, үзем белән мәчеткә йөртергә тырышам. Әдәп-тәртип булса, калганы үзеннән-үзе барлыкка килер. Баланың үз акылы, фикере булырга тиеш. Хәзер начар юлда йөрүче яшьләр, җиңел акча табарга омтылучылар җитәрлек. Үсмерләр бер-берсенә иярә. Компьютер, социаль челтәрләрнең дә тәэсире көчле. Балаларыбызны начарлыклардан Раббым үзе сакласын.
 
 
— Балаларыгыз ниләр белән шөгыльләнә?
— Балаларның тугызы тугыз төрле. Күбесенең музыкага сәләте бар, ләкин бөтенесе дә иҗатка тартылмый. Кыстамыйм да. Кайсы юнәлеш күңелләренә якын, шуны сайласыннар. Олы улыбыз Рәсүл кечкенәдән баян уйнаганымны, оркестрда дирижерлык иткәнемне күреп үсте. Мәктәптә укыганда аны гел җырлаталар иде, гитарада да уйнады. Музыка училищесына укырга керергә хыялланып йөрде. Ахыр чиктә социолог булырга Төркиядә укып кайтты. Икенче улыбыз Нурислам да сәләтле. Фортепианода уйный башлаган иде, тик бу өлкә минеке түгел дип, программист белгечлеген сайлады. Мөхәммәд баштарак баян, курай белән кызыксынды. Хәзер акробатик күнегүләр ясый. Габделгазиз дә музыка мәктәбенә йөреп алды. Аннары футболны үз итте. Исмәгыйль пешекче-кондитер белгечлеген үзләштерә. Кызыбыз Җәмилә нәфис гимнастика белән шөгыльләнеп, нәтиҗәләргә иреште. Яулык япкач, спорттан ерагайды. Ибраһимга нәкъ менә гает көнне туганга шундый исем сайладык. Ул утыра белә башлаганнан бирле гармун тарта. 3 яшендә уйный белә иде. Баянда халык җырларын уйнавымны сәгатьләр буе тын да алмый тыңлый иде. Хәзер ул Рөстәм Яхин исемендәге музыка мәктәбендә белем ала. Бик күп бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулый. Үзе дә көйләр яза. Әгәр бу кызыксынуы бетмәсә, тырышса, юлымны дәвам итәр дип уйлыйм. Әле мине дә уздырыр. Йосыф быел I сыйныфка барачак. Ул йокларга яткач та гел: “Әти, миңа Аллаһ турында сөйлә әле”, — дип әйтә иде. Вәгазьләрне йотлыгып тыңлый. Төпчегебез Мәрьямгә 4 яшь. Ул да гармунга тартыла. Икенче Флера Хөрмәтова булырсың әле, дип шаяртабыз.
 
— Ринат абый, сез дәү әти дә булдыгыз бит.
— Улыбыз Рәсүл Төркиядә укып кайткач өйләнде. Хәзер ике оныгым үсеп килә. Имранга — 4, Мансурга 2 яшь.

— Буш вакытыгыз ничек үтә?
— Буш вакыт бармы, дип сора. Эштән туктап торганда ял итәм, гаиләмә өй эшләрендә булышам. Шәхси йортта яшибез, шуңа да эш җитәрлек. Бакчаны күбрәк хатыным Гөлнара карый. Шәһәр кызы булса да, яшелчә, җиләк-җимеш тә үстерә. Өстәлдән кыяр, помидор өзелми. Элек дустым Руслан Баһадур белән балыкка йөри идек. Ике ел кармак тоткан юк инде. Улым акваланг бүләк иткәч, су асты дөньясы белән кызыксынып алдым. Урманга гөмбә җыярга барабыз. Үләннәр әзерлим. Дару урынына табигый антибиотиклар: лимон, сарымсак, суган, керән, кызыл борыч, кара тмин орлыклары, имбир куллансаң, күпкә файдалырак. Дуслар белән табигать кочагына чыгабыз. Сәяхәт итәргә яратам.
 

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 16.05.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»