|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.05.2022 Мәдәният
Югалту: Ренат Ибраһимов вафат75 нче яшендә Мәскәүдә яшәп иҗат итүче Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов вафат булган. Бу хакта Бизнес Онлайн яза. Танылган җырчының йөрәге кичке җидедә туктаган. Әлеге хәбәрне аның хатыны Светлана Ибраһимова раслаган.
Ренат Ислам улы Ибраһимов — татар җырчысы, лирик баритон, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты иде.
Ул 1947 елның 20 ноябрендә Украина ССРында, Илбау шәһәрендә туа. Музыка мәктәбендә домра классында белем ала, кечкенәдән үк классик арияләр һәм җырларны җырлап үсә. Уналты яшеннән үзешчән эстрада оркестрында җырлап йөри. Казан дәүләт консерваториясендә икееллык әзерләү бүлегендә укыганнан соң, вокал бүлегенә укырга керә. М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли, эстрадада да чыгышлар ясый. Төрле конкурсларда лауреат исемен ала.
Ренат Ибраһимов Мәскәү шәһәрендә яшәп иҗат эше белән шөгыльләнә иде. Җырчының исеме төрле чит илләрдә дә билгеле, еш кына ул чыгышлар белән гастрольләргә йөрде. Җырлаудан тыш, Ренат Ибраһимов шигырьләр дә язып, җырлар иҗат итә иде.
72 яшендә сигезенче баласы туу белән дә тарихка кереп калган иде мәшһүр җырчы.
Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Урыны оҗмахта булсын...
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|