поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.05.2022 Язмыш

Ике бертуган ятимнәрне сыендырган Маматкуловлар: «Әниләре сөенеп ятсын»

Казанда яшәүче Гөлназ белән Руслан Маматкуловлар үзләренең ике баласы янына тагын ике ятимне сыендыра. Чит сабыйлар түгел – Гөлназның сеңлесенеке. Моннан ике ел элек әтиләре Рөстәм, бер ел элек әниләре Гөлшат, сабыйларын калдырып, мәңгелеккә күчкәч, алар ике дә уйламый балаларны үзләре ала.

Гөлшат белән Гөлназның яшь аермасы – бер ел. Әлмәт районының Яңа Кәшер авылында туалар. Гөлшат укытучылыкка укый. Шул елларда Рөстәм белән гаилә корып җибәрә. Бер-бер артлы Нурислам белән Айсылу туа. Бер-берләрен ярты сүздән аңлый торган булалар. Тик бәхетләренә күз тия. Матур гына яшәгәндә, Рөстәм авырып китә. Кинәт кенә температурасы күтәрелә. Берничә көн югары тора. Инде бар да узар, терелер дип көтсәләр дә, булмый. Рөстәм пневмониядән үлеп китә.
 
– Ирен югалаткач, Гөлшат үзен кулга алырга тырышты. Алар яшәгән йорт иске иде. Сеңлем, кредит рәсмиләштереп, йорт төзи башлады. Авыл мәктәбендә рус  теле дәресләрен укыта иде. Ике сабые хакына яшим дип яши иде. Тик гомере генә озын булмады. Бар ачы хәсрәтне йөрәгенә җыйган икән сеңлем, – ди Гөлназ. – Гөлшат өйдән урамга чыкканда йөрәген тоткан да егылган да үлгән. Үләренә бер көн кала языштык. Икенче көнне төш вакытында аның вафаты турында җиткерделәр.
 
Гөлшатны җирләргә кайтканда юлда  балалар язмышы хәл ителә…
 
– Туганымның балаларын ятим итмәгән өчен иремә рәхмәтле, – ди Гөлназ. –  Ул барысын да бер минутта хәл итте. Документлар җый, балалар безнеке була, диде. Минем әти-әни дә, кодагыйлар да олы яшьтә. Аларга бала карау җиңел булмас иде. Гөлназны җирләгәннән соң опека эшләренә керештек. Катлаулы процесс икән. Казан – Әлмәт арасын бик озак таптадык.
 
Быел Нурисламга – 8, Айсылуга 7 яшь тулачак. Аларны бер-берләреннән аермаганнар, икесе дә 1 нче сыйныфка укырга кергән. Укытучылар сабыйларны мактый. Маматкуловларның үзләренең дә ике уллары бар. Берсенә – 20, икенчесенә – 16 яшь. Алар да шушы ике сабый янында бөтерелә. «Шушы балаларны кеше итеп үстерә алсак иде, – ди Гөлназ. – Балалар безгә апа белән абый дип эндәшәләр. Сабыйларның, күктә булса да, үз әти-әниләре бар. Алар сөенеп ятсын өчен, игелекле, тәрбияле балалар итеп үстерәсе иде. Кечкенә иңнәрендә ятимлек ачысын күтәргән сабыйларга бар яратуымны бирергә тырышам. Аларга башка еларга язмасын!»
 
Сабыйларны сөендерергә теләүчеләр өчен Гөлназның 89872387167 телефон номеры Саклык банкы картасына беркетелгән.
 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 14.05.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»