|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.05.2022 Язмыш
Лилия Сәлахетдинова - Тимергалиева: «Бүген аңа ике яшь тулыр иде...»«Ярдәм» мәчетенең тернәкләндерү үзәге җитәкчесе урынбасары шагыйрә Лилия Сәлахетдинова – Тимергалиева вафат булган нәни улы турында яза: "Бүген йөрәк саным – 13 май. Җомга көн. Улыбызның, Салаватыбызның туган көне. Шушы сәгатьләрдә наркоздан айнып, улым исәнме дип табибтан соравым, ә аның елмаеп исән дип әйтүе, ә аннары әтисенә: «Салаватыбыз туды, син әти булдың», - дип язуым бүгенгедәй хәтеремдә.
Бүген аңа ике яшь тулыр иде. Ә ул 20 көн яшәп, ахирәткә күчте. Улыбыз белән күрешү сәгатьләрен көтеп яшим. Гомумән, кеше тормышы көтүләрдән генә торамы соң әллә ул?"
Моңа кадәр "Матбугат.ру"да Лилиянең йөрәк әрнүен шигъри юлларга салуын язган идек:
Юксынам күпләрне,
Күргәнне, кичкәнне.
Сагынам мин сине,
Кочмаган нәнине.
Яңартам төннәрне,
Хисләрне, сүзләрне.
Кызганам йөрәкне,
Тип яме, түз әле.
Без көчле, мин синле,
Һәрвакыт син минле.
Һичшиксез яшәргә тиеш без.
Хәтерләп мәңгелек җәннәтне.
Истә тот, без көчле, йөрәкле.
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|