|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.05.2022 Фаҗига
Мотоблок белән капланып үлгән12 майда Башкортстанның Нуриман районы Красный Ключ авылында яшәүче ир юлда фаҗигагә тарый. Якынча мәгълүматлар буенча, бу иртәдә 60 яшьлек ир-ат “Нива” маркалы мотоблок белән шактый текә үргә таба хәрәкәт иткән. Мотоблок китеп барган җирдән кинәт сүнә. Ул аска таба тәгәри башлый һәм каплана. Мотоблок руле артындагы водитель урында ук җан бирә. Әле бу фаҗигә буенча тикшерү эше бара, диләр Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясенең Башкортстан буенча идарәсеннән.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы язуынча, мотоблоктан егылганда ир башы белән бәрелеп һәлак була.
Фото: БР буенча ЮХИДИ
Язгөл САФИНА |
Иң күп укылган
|