поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
11.05.2022 Шоу-бизнес

Рөстәм Нәбиев әтисе турында: "Ул үз гөнаһлары өчен Аллаһы Тәгалә каршында җавап тотачак"

Май башында Уфа блогерының гаиләсенә кайгы килде, дип хәбәр иткән идек. Аның әтисе Илгиз абый вафат булды. “Диагноз – инфарт”, – дип язган иде Рөстәм үзенең телеграм-каналында.

Моңа кадәр "Матбугат.ру"да популяр блогерны авыр язмыш балачактан ук сынаган, дип язган идек.   

1993 елның сентябрендә Нәбиевлар гаиләсендә тетрәндергеч фаҗига була. Бу вакытта Рөстәмнең нибары 1,5 яшьлек чагы.     

«Әнине үтерделәр. Мин ул чакта кечкенә идем, аны бөтенләй хәтерләмим. Безне апа тәрбиягә алды, — дип сөйли Рөстәм күз яшьләрен тыя алмыйча. — Бу — әти иде. Ул аны аффект халәтендә үтерүен сөйләде, аңа әни турында кемдер начар сүз әйткән, ә ул ышанган. Мин барысын да белмим. Буып үтергән», - дип сөйләде Рөстәм Нәбиев.

Бу хакта блогер болай дип уртаклаша:

"Әти-әниләребез нинди генә ялгышлыклар кылса да, алар безнең әти-әниләребез булып кала. Безне аларны хөкем итәргә хакыбыз юк.  Әти гөнаһлары өчен үз-үзенә җәза биргән инде, ә хәзер Аллаһы Тәгалә каршында җавап тотачак. 

Съемкалар вакытында миннән әтине ни өчен гафу итүемне сорадылар. Мин иң мөһимен әйтмәгәнмен - миңа әти бик кирәк иде. Аның нинди гамәлләр кылуы мөһим түгел. Минем үземнең бердәнбер якын кешемне югалтасым килмәде... 

Кайбер кешеләрнең әтинең нинди начар кеше булуын искә төшереп торуларына карамастан, мин аны үземчә яраттым. Йөрәк беркайчан да ялгышмый, әти әлеге хисләремне тойгандыр дип ышанасым килә. Һәрхәлдә, ул бу турыда хәзер белә инде. 

Минем хәлдә калганнарга шундый киңәш бирәсем килә: һәрвакыт үз йөрәгегезне тыңлагыз.  Кешеләр сөйләячәк, киңәшләр бирергә омтылачак. Ләкин бу йөк белән сезгә яшисе. Әгәр дә ул вакытта әти белән дуслашмаган булсам, хәзер нәрсә кичерер идем икән? Күз алдына китерүе дә авыр. Үземне моның өчен беркайчан да гафу итмәс идем. Беркайчан да".  
Фото: соцчелтәрләрдән 

 

 

 
 

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 11.05.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»