|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.05.2022 Язмыш
Барысы да үлгән дип уйлаган егет исән булып чыгаЛаеш районының Комлы Кавал авылында яшәүче Равил абый Камалов Бөек Җиңү көненә гаҗәеп бүләк әзерләгән: ул сугыш чорындагы мәхәббәт тарихы турында проект тәкъдим итә. Равил абый үзе Әлки районының Карамалы авылыннан. Лаеклы ялда да кул кушырып утырмый. Моннан дүрт ел элек гаражында музей ачкан. Аны “Ирек мәйданы” газетасы журналистлары да күреп кайткан иде. Музейга керүгә, телефон трубкасын тоткан сәркатип кыз каршы ала. Нәкъ чын инде менә. Ул фигураны Равил абый Казанның “Әкият” курчак театрыннан заказ белән махсус ясаткан. Аның исеме дә бар — Наилә.
Музейдан кеше өзелми. Биредә мәктәп кыңгыравын, совет заманындагы фотоаппаратларны, элекке 5 миллион сум акча купюраларын да тотып карарга була. Йорт капкасы үзе бер музей экспонаты сыман. Анда мөселман архитектурасына хас бизәкләр төшерелгән, ярымай куелган. Мәчеткә йөри башлагач, кече хаҗ кылганнан соң, Равил абый капканы шулай бизәргә булган. Музейны ул даими тулыландырып тора.
— Музейга кешеләр дә истәлекләр алып килә. Берсендә XX гасырга караган рушник (чигелгән салфетка) кулыма килеп керде. Ул миндә кызыксыну уятты. Баксаң, аны Комлы Кавал авылыннан сугыш ветераны Анна Сергеевнаның әнисе кияүгә чыкканда чиккән булган икән. Бу гаилә хакында материаллар туплый торгач, кызыклы гына тарихка юлыктым, — дип сөйли Равил абый.
Анна Мошкова 1923 елның 23 февралендә туган. Күршесендә 1924 елгы Петр Петров яшәгән. Алар кечкенәдән бергә уйнап, бер мәктәптә белем алып үсә. Яшүсмер чорында ук араларында мәхәббәт чәчәкләре бөреләнә.
— 10 яшьтә үк Петя белән бер-беребезне яраттык. 17 яшь тулгач, аны фронтка алдылар. Аерылышуны авыр кичердем. Хәтта үзем дә аның артыннан сугышка китәргә теләдем. Ләкин хәрби комиссариат мине алмады, — дип язган Анна ханым истәлекләрендә.
Үҗәт кыз барыбер үз дигәненә ирешә. 1941 елда медицина училищесын тәмамлый. Ул чакта аңа нибары 18 яшь була. Казанда 4498 номерлы госпиталь оешкач, шунда эшкә урнаша. Анда әзерлек узып, фронтка шәфкать туташы булып китә. “Ул чакта башымда бер генә уй иде. Кайчан сөйгәнемне очратырмын икән?” — дип язып калдырган Анна. Ләкин сугышта аларга очрашырга насыйп булмый. Петр — Ленинград, ә Анна Белорус фронтында хезмәт итә. Мәхәббәткә сынау булган сугыш, аерылу аларның саф хисләрен сүндерә алмый. Яшьләр бер-берсенә мәхәббәт хатлары юллый. Ул хатлар әле дә саклана.
Бервакыт хатлар килүдән туктый. Наз, мәхәббәт белән сугарылган конверт урынына “Петр Петров вафат” дигән хәбәр килә. Сөеклесен югалту хәсрәтен Анна бик авыр кичерә. Ләкин елап утырыр вакыт түгел. Кырда ятып калган, сугышта яраланган солдатларга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтергә кирәк. Землянкаларда, палаткаларда да үз эшен намус белән башкара шәфкать туташлары. Анна Мошкова Мәскәүдән Берлинга кадәр барып җитә. 1945 елның апрелендә аны парторг Рахматуллин чакыртып ала да маршал Жуковка яшерен хат тапшырырга куша. Мөмкинлектән файдаланып, Анна рейхстагны штурмлауда катнашырга рөхсәт ала. 9 майда ул рейхстаг стенасында үз фамилиясен язып калдыра.
Булачак ире белән дә сугышта таныша кыз.
— Госпитальгә бер полковникны алып килделәр. Аңа операция ясадык. Ул чак исән калды. Ә 1945 елның 16 июнендә терелеп чыккач, миңа тәкъдим ясады. Без өйләнештек, — дип язган Анна. Алар 50 елдан артык тигез гомер кичерә. Кызганыч, ике уллары да Чернобыль фаҗигасендә зыян күрә, озак яшәми. Төрле частьларда хезмәт иткәннән соң, гаилә Украинаның Ровно шәһәрендә төпләнә. Анна ирен дә кадерләп соңгы юлга озата. Ялгызы калгач, бигрәк тә якыннарын, туган авылын бик сагына. Ул чакта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевка язган хаты да: “Казанга, туган ягыма кайтасым килә. Бик күптәннән туганнарымны, ватандашларымны, татарларны, русларны күргәнем юк”, — дип башлана. Анна ханымга Казанның теләсә кайсы районында торак сайлау мөмкинлеге бирелә. Ләкин ул уллары, ире җирләнгән шәһәрне ташлап китәргә кыймый.
Шунысы гаҗәп, барысы да үлгән дип уйлаган Петр исән булып чыга. Ул сугышта ике тапкыр яралана һәм 1944 елда аны кайтаралар.
Батырлыклары өчен Кызыл йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә. Авылга кайткач, хәрби комиссариатта эшли, Столбище урта мәктәбендә укыта, Комлы Кавал җиде еллык мәктәбенең директоры, элемтә бүлеге җитәкчесе булып тора. Өйләнә, ике баласы туа.
Анна белән Петр күрешәләр. Озак еллар күңелләрендә йөрткән хисләрен, әйтелмәгән сүзләрен җиткерергә, истәлекләрне барларга вакытлары була. Тик язмышларны үзгәртеп булмый, алар икесе дә кеше кешесе. Балалар, оныклар буйга җиткән. Ничек кенә булмасын, исән килеш күрештергәне өчен, алар язмышка рәхмәтле. Анна ханым 84 яшендә Ровнода вафат була. Петр 1995 елда үлә.
Равил абый исә бу ике язмышны авылдашларына гына түгел, республика халкына тәкъдим итәргә җыена. Чарага Казаннан да кунаклар чакырылган. Петр Петровның улы да чыгыш ясаячак. Мошковлар гаиләсеннән сакланып калган кайбер истәлекләрдән күргәзмә оештырылачак. “Киләчәк буын үзенең батыр улларын, ихлас хисләр, гыйбрәтле тарихлар турында белергә тиеш. Хәтерне еллар күмә алмый”, — ди Равил абый.
“Мине сагынып елама, кадерлем,
Моңсу хатлар да юллама.
Беләм, миннән еракта чакта
Рәхәт түгелдер сиңа да.
Вакыт тиз узар. Германия чигенә җитеп, дошманны тар-мар итәрбез. Сугыш бетәчәк. Тузанга буялган, битләре кояшта пешкән, җилкәсенә автомат аскан, күн итек кигән сөеклең урам буйлап узар. Сукмаклар күмелгән бакчалар аша эңгер-меңгердә синең йортыңа юлны табар. Тәрәзәңә шакырмын. Әгәр инде күкрәгемә ядрә эләгеп, җирне кочып егылсам, мине көтмә, күңелсезләнмә, кадерлем. Ут эченнән башка берәү кайтыр, аны да мине яраткан кебек сөй, ныклап кочакла.
Синең Петрың”.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|