поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
04.01.2011 Җәмгыять

Тарихи 2010 ел

2010 елны һәрберебез үзгә хатирәләр белән искә алачак. Кемгәдер ул башлыча шатлыклар, ә икенчеләргә күңелсезлекләрне күбрәк китерде. Шулай да бөтен ил белән кичергән вакыйгаларны, дөньяда барган үзгәрешләрне бергәләп тә барларга мөмкин. 2010 ел дигәндә, нәрсәләрне күз алдына китерәчәкбез, тарих дәреслекләрендә аңа нинди бәя биреләчәк?

Татарстанда

 

Республиканың төп сәяси вакыйгасы – ике дистә ел буе Татарстан белән җитәкчелек иткән Минтимер Шәймиевнең президентлыктан китеп, бу вазыйфага Рөстәм Миңнехановның билгеләнүе. Татарстан суверенитетының 20 еллыгы бәйрәм ителергә тиешле елда аның “бәйсезлек чорына” әнә шул рәвешле соңгы нокта куелды. Әлеге “түгәрәк дата” урынына исә ТАССР оешуның 90 еллыгы зуррак яңгыраш алды. Россиянең башка төбәкләрендә Мортаза Рәхимов, Кирсан Илюмжинов, Юрий Лужков кебек “динозавр-җитәкчеләр” эрасы да 2010 елда тәмам булды. Шулай да Superjob порталы үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә ышансаң, казанлылар өчен спорт мөһимрәк: алар 2013 елда узачак Универсиадага әзерлек эшләренә күбрәк әһәмият биргән, күпләр 2018 елда Казанда футбол буенча дөнья чемпионатының бер өлеше узачагын һәм спорт командаларының уңышларын алгы урынга куя.

 

Коточкыч корылык, урман янгыннары һәркемнең хәтеренә нык уелып калган. Атналар буе торган 40 градуслы эсселекнең нәтиҗәләрен кышкы суыкларда да сизәбез: бәрәңге гомер булмаганча кыйммәтләнә, икмәк һәм башка азык-төлек бәясе дә арта. Җәй көне булмаган явым-төшемнәр де­кабрьдә кирәген бирде: кыш буе яварга тиешле кар республиканы берничә көндә каплады, шәһәрләр “бөкеләр” буенча яңадан-яңа рекордлар куя, ә кайбер районнарда исә электр баганалары авып, авылларны утсыз калдырган иде. “ТАНЕКО” нефть эшкәртү комплексының сафка басуын исә 2010 елның төп икътисадый уңышы дип атарга була.

 

Россиядә

 

Илдә байлар һәм көчлеләр белән фә­кыйрьләр һәм мескеннәр арасындагы упкын үсә бара, ә дәүләттәге тотрыклылыкның нигезе булган “урта сыйныф” дип атала торган катлау һаман да шул 10-12 процент чамасы гына (Европада ул 60 процент чамасы). Түрәләр “модернизация” һәм “инновация” сүзләрен кирәксә-кирәкмәсә искә алсалар да, Россия­нең икътисадый күрсәткечләре бер дә сө­ендерми, ул һаман да чимал сату бәрабәренә яши бирә. Россиядәге коррупция һәм җинаятьчелекнең бер символы буларак, 4 но­ябрьдә Краснодар краеның Кущевская станицасында коточкыч җинаять бөтен илне тетрәндерде. 12 кешене, шул исәптән дүрт баланы пычак чәнчеп үтергән вәхшиләрнең оешкан җинаятьчел төркеме җирле хакимият һәм хокук саклау органнары белән тыгыз бәйләнештә булганлыгы ачыклана. 2010 ел гомумән җәмәгатьчелекнең милиция эшенә тагын да зуррак канәгатьсезлек белдерүе белән дә истә калды. Россия Президенты милицияне полициягә үзгәртүче закон эшләтеп, аны фикер алышуга тәкъдим итте, әмма Думага кертелгән проект хокук саклау органнарын тамырдан ук үзгәртә алмаячак, дип исәпли белгечләр.

 

Шулай да җәмәгатьчелек көче 2010 елда үзен һаман саен ныграк сиздерә иде. Интернет-блоглар көчле иҗтимагый резонанс­лар тудырды. Мәскәү­дә Конституциянең 31нче маддәсен яклап митинглар шаулый, Химки урманын саклап калырга теләүчеләрне күрмәмешкә салышу мөмкинлеге калмады. Шунысы сагайта: җәмгыятьнең радикаль өлеше күбрәк активлык күрсәтә. 11 декабрьдә Манеж мәйданында погромнар да шуның бер кайтавазы булды.

 

29 мартта Мәскәү метросында теракт, Россиянең АКШтагы резидентларының фаш ителүе, журналист Олег Кашинга һө­җүм, корылык һәм урманнарның януы да Россия­нең 2010 елъязмасына кереп калачак.

 

Дөньяда

 

2010 елда дөньяда иң зур шау-шуны Джулиан Ассанджның WikiLeaks сайты тудырды. Ул әллә ни зур серләр фаш итмәсә дә, җәмәгатьчелектән яшерелә торган халыкара мөнәсәбәтләрнең чынлыкта ничек корылганын, дипломатларның икейөзлелеген ачып күрсәтте. Бер кешенең куәтле дәүләтләрнең җитәкчелегенә каршы чыгуы, хакыйкатьне гади кешеләргә ирештерү өчен көрәше күпләрдә соклану тудырды.

 

Чилида 33 шахтерның могҗизаи коткарылуы; Исландиядә вулкан атып, Европаның төтен сөреме белән каплануы; Кыргызстандагы чуалышлар; АКШта нефть платформасыннан 4,9 млн баррель нефтьнең Мексика култыгына агуы; Гаити һәм Пакьстандагы табигый бәла-казалар; Польша президентының Смоленскида авиаһәлакәткә дучар булуы – 2010 ел әнә шулар белән дә истә калачак.

 

2011 елда булачак сынауларны киче­рергә рухи һәм физик сәламәтлек телик. Дөньялар имин торсын!


Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан
№ 1 | 01.01.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»