поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.05.2022 Җәмгыять

“Очраткан еланның төрен билгели алмыйсыз икән, аны агулы дип уйлагыз”

Тәүлекнең уртача температурасы + 5 градустан артты исә, еланнар кышкы йокыдан уяна башлый. Татарстанда алар төр саны буенча дүртәү: тузбаш, бакыр елан, гади зәһәр елан (кара елан) һәм дала зәһәр еланы. Бу исемлектәге еланнарның бары ике төре – зәһәр еланнар гына агулы һәм кешегә зыян китерә. Еланнардан саклану һәм тешләгән очракта беренче ярдәм күрсәтүнең үз кагыйдәләре бар. Бу хакта бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина һәм Идел-Кама тыюлыгының өлкән фәнни хезмәткәре, биология фәннәре кандидаты Алексей Павлов сөйләде.

Быел елан тешләү очраклары әлегә теркәлмәсә дә (былтыр аларның саны 12 булган), алардан саклану чараларын күрә башларга вакыт. Хәзер еланнар бер пиклы активлык чорында, тәүлекнең уртача температурасы + 20 артканнан соң, ике пиклы активлыкка (иртән һәм кич) күчәчәк. Тәүлекнең эссе вакытын бу җан ияләре яратмый, бу чакта алар үзләрен начар хис итә һәм хәтта һәлак булырга да мөмкиннәр.
 
- Еланнарның “туй чоры” башланды, бу вакытта ата еланнар үзара көч сынаша, үрчү дә күзәтелә, шуңа еланнар күпләп очрый. Май азагы - җәй башыннан алып сезон азагына кадәр аларның бүленеше тигезләнәчәк, - дип аңлатты Алексей Павлов. – Җәй айларында еланнар сулыкларны, бигрәк тә чишмә буйларын үз итә.
 
Агулы еланны агусызыннан (мәсәлән, тузбашны зәһәр еланнан) берничә ысул ярдәмендә аерып була: моңа хайванның зурлыгы, төс һәм күз карасы формасы һ.б. үзенчәлекләре керә. Кешеләр тузбашны зәһәр еланнан башындагы сары яки кызгылт сары тапларга карап аерырга гадәтләнгән. Әмма, мисал өчен, Идел буйлап, Ульян өлкәсе белән чикләр узган урыннарда очрый торган тузбашларның 1-1,5 проценты тулысынча кара төстә – шулай итеп, аларны бер-берсеннән аеру эше катлаулана төшә. “Очраткан еланның төрен билгели алмыйсыз икән, аны һәрвакыт агулы дип уйлагыз” – еланга тап булган очракта, белгечләр әлеге кагыйдәгә буйсынып, үзебезне куркыныч астына куймаска киңәш итә.
 
Белгечләр табигатькә чыкканда гади, әмма бик мөһим кагыйдәләрне үтәргә чакыра:
 
1. Табигатькә чыкканда материаль әзерлек белән беррәттән психологик әзерлек тә зур әһәмияткә ия: үзегезнең кайда, нинди шартларда булачагыгызны аңлау мөһим.
2.Сыланып тормаган,калын кием кияргә (бу вакытта елан тешләренең калын кием аша үтү ихтималы кими).
3. Аптечкада гистаминнарга каршы (супрастин кебек), гормональ рәткә кергән дарулар, стериль бәйләвеч йөртергә:
 
-  Елан тешләгән урынны кысып бәйләү катгый тыела! Кысып бәйләгән яки жгут куйган очракта, некроз башлану куркынычы яный. Аннан исә операциядән башка котылып булмаячак, – дип кисәтте Алия Насыйбуллина.
 
4. Үзегез белән 1,5 – 2 литр чиста су йртергә (елан тешләгән очракта, кан басымы төшәргә мөмкин).
5. Гөмбә яки җиләк-җимеш җыйганда, иң элек тирә-якка күз салырга, җыя торган урынга таяк белән ревизия уздырырга. 
 
ТАТАРСТАННЫҢ АГУЛЫ ХАЙВАННАРЫ
 
Татарстанда нинди агулы хайваннар тереклек итә? Агулы еланны агусызыннан ничек аерырга? Агулы елан тешләсә нишләргә? Бу һәм башка сорауларга җавапны без Казан (Идел буе) федераль университетының зоология һәм гомуми биология кафедрасында эзләдек.

Сәрбиназ ШӘЙХЕЛОВА
Идел
№ --- | 07.05.2022
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»