|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.05.2022 Хәвеф-хәтәр
Балалары чыкмасын дип, ишекне кадаклап бикләп өч көнгә чыгып киткәнТуланың Пролетарский районында яшәүче хатын, өч баласының өстеннән йортны бикләп, өч көнгә чыгып киткән. Төбәк прокуратурасы хәбәр итүенчә, бу хәл кыш көне – Яңа ел бәйрәмнәре вакытында – булган. Хәсрәт-ана балаларын бүлмәдә япкан һәм тышкы яклап бикләгән, балалар чыга алмасын өчен кадаклап та куйган. Бүлмәдә бер тәгам ризык та калдырмаган. 31 декабрьдән 3 гыйнварга кадәр кәеф-сафа корып йөрергә уйлаган. Әмма икенче тәүлектә балалар ишекне җимереп ачкан һәм күрше хатыннан ярдәм сорый алган.
Балаларның берсенә – 1,5, икенчесенә – 3, өченчесенә 10 яшь булган. Прокуратура “Хәвефле шартларда калдыру” маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Балаларның әбиләре вакытлыча опека рәсмиләштергән. Әле исә өч бала әнисен ана хокукларыннан мәхрүм итү мәсьәләсен карыйлар.
Шулай... Коточкыч хәл гыйнвар башында булган, ә юньсез хатынны ана хокукларыннан әле булса мәхрүм итмәгәннәр.
Фото: пиксабай
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|