|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.05.2022 Криминал
Татарстанда юл бирмәгән машинаның йөртүчесен үтергән ир-ат каты режимлы колониягә озатылдыТатарстанның Менделеевск районында яшәүче 35 яшьлек ир-атка хөкем карары чыгарылды. Ул үтерүдә гаепле дип табылган. Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев шул турыда хәбәр итте, дип яза Татар-информ. Тикшерү ачыклаганча, 2022 елның 5 февраленә каршы төндә бу ир-ат исерек була. Ул үзенә юл бирмәгән өчен Toyota машинасы йөртүчесе белән сүзгә килә, автомобильнең бамперына аягы белән тибә башлый.
Машинада утыручы ир-ат урамга чыга. Исерек ир-ат машина йөртүченең күкрәгенә ике тапкыр пычак кадый. Яраланган кеше урыннан китәргә тырышса да, автомобилендә үлә.
Җинаятьтә гаепләнүче үз гаебен таныды. Суд аны 9 елга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарды, җинаятьче каты режимлы колониягә озатылды.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|