|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.05.2022 Фаҗига
Казанда янгын чыгуын күргән ир-ат йөрәк өянәгеннән үлеп киткәнКазанның Идел буе районы Отары бистәсендә янгын чыккан. Бистәнең Приволжская урамындагы ике шәхси йортка ут каба. Янгын турында хәбәр 101 нче янгын сагы номерына кичә көндезге сәгать икеләр тирәсендә килеп ирешә. Янгын сүндерүчеләрне ут чыккан өйләрнең күршеләре каршы алган. Алар барлык кешеләрнең дә өйләреннән чыгуы турында җиткерә. Әмма бер ир-атның хәле начарлана.
Килгән табиблар аның үлемен терки. Үлемнең янгын белән бәйле булмавы ачыклана: ир-ат йөрәк өянәгеннән вафат булган, дип яза Татар-информ «Татар-информ».
--- |
Иң күп укылган
|