|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.05.2022 Фаҗига
Ялгыш үзен пычкы белән кисеп үтергән
Башкортстанда Түбәнге Кыйгы авылында куркыныч фаҗигә булган. Авылда яшәүче 49 яшьлек ир-егет яңа бензин пычкысы сатып алган һәм аны тикшереп карарга булган. Эшләтеп җибәрүе булган, кинәт пычкының чылбыры ирнең футболка читенә эләккән һәм аны эләктереп алган. Ир бензопычкыны туктата алмаган һәм үзен кискән... Ул шул урында җан биргән.
Мәрхүмнең күршеләре сөйләвенчә, ир ялгыз яшәгән. Шалтыратуга җавап бирмәгәч, әнисе улының хәлен белергә килергән һәм әле коточкыч хәлгә тап булган.
Приборлар белән эш иткәндә хәвефсезлек кагыйдәләрен истә тотарга кирәк шул. Бәла-каза аяк астында гына...
Язгөл САФИНА |
Иң күп укылган
|