поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.05.2022 Җәмгыять

Милли музей фондыннан беренче тапкыр Җиңү Байрагының Татарстан өчен махсус әзерләнгән төгәл күчермәсен чыгарачаклар

6 майда 12.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Җиңү Байрагы алдында баш иябез» дип исемләнгән тантаналы чара узачак. Чара 9 Май бәйрәменә багышланган. Музей фондларыннан беренче тапкыр Җиңү Байрагының Мәскәүдә Татарстан өчен махсус әзерләнгән төгәл күчермәсен чыгарачаклар.

Шулай ук Бөек Ватан сугышы чорында республикада оешкан ике хәрби частьның сугышчан байраклары чыгарылачак. Барлык байраклар да Россия Оборона министрлыгының Кораллы Көчләре Үзәк музееннан алынды.

Җиңү байрагы – совет халкының һәм аның Кораллы көчләренең Бөек Ватан сугышында Җиңүенең рәсми символы. Беренче тапкыр ул 1965 елның 9 маенда Җиңүнең 20 еллыгы уңаеннан Кызыл мәйданда узган хәрби парадта чыгарылды.

Байракның күчермәсе Россия Федерациясе оборона министры, Россия Герое, армия генералы Сергей Шойгу боерыгы буенча махсус Татарстан Республикасына тапшыру өчен эшләтелгән. Кораллы Көчләр Үзәк музеен реставрацияләүче Дарья Родионова тарафыннан эшләнгән. Байрак безнең музейга 2018 елның октябрендә тапшырылды.

Фондлардан беренче тапкыр Минскның 1160 нчы укчы Суворов ордены полк байрагын чыгарачаклар. Полк беренче тапкыр Мәскәү өлкәсендә сугышка керә, Минскны азат итә, Көнчыгыш Пруссиядә сугыша. Тукымада тапшыручыдан - СССР Югары Советы Президиумы исеменнән истәлекле язма.

Күпьеллык традиция буенча тантанада катнашучылар һәм кунаклар 146 нчы дивизиянең 280 нче артиллерия полкы байрагын кабат күрәчәкләр. Дивизия ТАССРда оештырыла һәм Берлин Штурмында катнаша. Байракның ике ягында: «Немец оккупантларына үлем! Ленин-Сталин байрагы астында алга Җиңүгә!», «Бөгелмә районы хезмәт ияләреннән 280 нче артиллерия полкына», «Фашист оккупантларының барысын да юк итәчәкбез!», -дигән язмалар.

Милли музей өчен Җиңү көненә багышланган тантана герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә «Моабит дәфтәрләре» төп нөсхәсен күрсәтү кебек үк символик мәгънәгә ия. Алар халыкның Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы, сугыш елларының уникаль ядкарьләре белән бәйле әһәмиятле музей чаралары.

6 май көнне тантаналы чара Казан Югары танк командалы Жуков орденлы Кызыл байраклы училище курсантларының почетлы каравылы катнашында узачак.

Тантанада мәртәбәле кунаклар, республиканың рәсми затлары, массакүләм мәгълүмат чралары вәкилләре катнашачак. Чараны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы турыдан-туры трансляцияли. Көн дәвамында өч байрак та музейның конференц-залында күрсәтеләчәк.


---
Милли Музей
№ --- | 04.05.2022
Милли Музей печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»