|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.04.2022 Спорт
Россиядә 2023 елда җәйге Универсиада булмаячагы рәсми төстә игълан ителдеХалыкара университет спорты федерациясе (FISU) 2023 елгы җәйге Универсиаданы уздыруны Екатеринбургтан күчерде. Бу хакта FISU матбугат хезмәте хәбәр итә. «Бүген FISU Башкарма комитетының онлайн-утырышында Екатеринбургның 2023 елгы Бөтендөнья студентлар уеннарын үткәрүгә хокукын кичектерү турында карар кабул ителде», – диелә оешманың хәбәрендә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, спорт ярышларының кайда узачагы турында хәбәр ителми. 2023 елгы җәйге Универсиаданы уздыру хокукын Россия 2019 елда алды. Ярышлар 2023 елның 8 августыннан 19 августына кадәр Екатеринбургта узарга тиеш иде, дип яза Татар-информ.
Соңгы тапкыр безнең илдә студентлар арасында халыкара һәм илкүләм спорт ярышлары 2013 елда узды. Ул елгы җәйге Универсиаданы Казан кабул итте.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр Татарстан спорт министры Владимир Леонов Казанда УЕФА Суперкубогы өчен матч үткәрүгә әзерлек эшләренең дәвам ителүе турында хәбәр иткән иде.
Фото: https://www.fisu.net
--- |
Иң күп укылган
|