|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.04.2022 Мәдәният
«Кино+Театр» проекты көзен дәвам итәчәкШушы көннәрдә «Кино+Театр» проектына йомгак ясалды. «Татаркино» һәм Г. Камал театрының хезмәттәшлеге көз көне дәвам итәчәк. Әлеге акция кысаларында март һәм апрель айларында инде репертуарда булмаган «Кара чикмән», «Банкрот», «Хуҗа Насретдин», «Ханума», «Бабайлар чуагы», «Җанкисәккәем», «Әлдермештән Әлмәндәр», «Шулай булды шул» спектакльләре күрсәтелде. Ике ай эчендә иҗади очрашуларга театрның ике дистәдән артык артисты килде, һәм бу, мөгаен, тамашачылар өчен спектакльләрнең видеоязмасын караудан күпкә кадерлерәк, чөнки театрда мондый мөмкинлек еш булмый.
--- |
Иң күп укылган
|