|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.04.2022 Криминал
Балык капмагач, ачудан исергән бәндәләр ат атканБашкортстанда Баймак районының Күсәй авылында яшәүче 38 яшьлек ир аты югалуы турында белдергән. Хайваннар ирекле тибенлектә йөргән һәм Сибайдан ике дус алар су эчәргә төшкәндә ау оештырган. Башта полицейскийлар 33 яшьлек шикләнелүченең эзенә төшә, ә соңрак аның яшьтәш дустына чыга. Бу дуслар танышларыннан машина арендалый һәм балык тотарга китә, үзләре белән мылтык ала. Балыкчылар өч күлдә була, ләкин балык капмый, шул чакта алар эчеп исерә һәм атыш оештырырга була. Юлда алар ат көтүе күрә һәм берничә тапкыр ату белән бер хайван егыла. Атылган бияне машинага салып, Сибайга юнәләләр, аннары юлда тукталып, түшкәне бүлгәлиләр. Чит автомобильне алар хуҗасына кире кайтарыр алдыннан җентекләп юган һәм хәтта тәгәрмәчләрен дә алыштырган. Тик тәртип сакчылары җинаятьчеләрне барыбер исәпләп чыгарган.
Ат хуҗасына 180 меңлек зыян китерелгән.
Фото: "МВД по РБ"
--- |
Иң күп укылган
|