поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
28.04.2022 Җәмгыять

1 майдан халыкны нинди үзгәрешләр көтә?

1 майдан Россия халкы өчен яңалыклар көтелә. Бу, гадәттәгечә акча һәм түләүләргә бәйле. 1 майдан алып гражданлык авиациясендә элеккеге экипаж әгъзаларының пенсияләренә өстәмә түләүләр булачак. Пенсияләре артсын өчен бу өлкәдә ир-атлар – 25, хатын-кызларның 20 ел эшләгән булу шарт.

Пенсияләр үсә
1 майдан алып гражданлык авиациясендә элеккеге экипаж әгъзаларының пенсияләренә өстәмә түләүләр булачак. Пенсияләре артсын өчен бу өлкәдә ир-атлар – 25, хатын-кызларның 20 ел эшләгән булу шарт. 
 
Моннан тыш, күмер сәнәгате өлкәсендә 25 елдан да кимрәк эшләмәгән кешеләрнең дә пенсиясе артуы көтелә. Сүз шахталар төзүдә, җир астында ачык эшләрдә тулы эш көне графигы буенча хезмәт куючылар хакында бара. 
 
Моннан тыш, 2019 елдан алып, Җиңү көне уңаеннан, Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш чоры балалары, тыл хезмәтчәннәре, блокадалы Ленинградта яшәгәннәргә бер тапкыр бирелә торган пособие каралган. Аның күләме 10 мең сум тәшкил итә. 
Ямалда яшәүче ветераннарга өстәмә 5604 сум түләүләр булачак. Ирләре сугышта катнашкан тол ханымнарга җирле хакимият 2242 сум өстәмә түләүләр булачагы хакында хәбәр иткән. 
 
Балаларга пособие 
1 майдан Россия гаиләләренә өстәмә ярдәм буларак, яңа төр пособиеләр бирелә башлый. Моңа кадәр 17 яшькәчә балалары булган гаиләләргә андый  түләүләр каралмаган, ялгыз әти-әниләр генә дәүләт ярдәменә дәгъва кыла ала иде. Хәзер бу түләүләр гаилә әгъзасының кереме яшәү минимумыннан азрак булган һәр гаиләгә дә кагыла. 
 
СПБ түләүләре арта
Тиз түләүләр (СПБ) системасы аша түләүләрдә дә яңалык бар. 1 майдан алып бу ысул нигезендә бер операция вакытында  600 мең сумнан 1 млн сумга кадәр акча күчерергә мөмкин булачак. Россия халкы шул рәвешле комиссиясез кыйммәтле әйберләр өчен дә түли ала. 
Бу сәүдә-хезмәт күрсәтү оешмаларына да кагыла. Алар клиентларына СПБ белән түләүне актив рәвештә тәкъдим итә ала. Бу түләүләр турыдан-туры счет аша уза һәм банк картасы да таләп ителми. Түләүләрне QR ярдәмендә генә дә башкарырга була. 
 
ОСАГО тагын арта?!
1 майдан үзгәрешләр автомобиль хуҗаларын да кагылырга мөмкин. Иминият оешмалары полисларны яңа коэффициент буенча исәпли башлаганнан соң, кайбер машина йөртүчеләр өчен ОСАГО бәясе артты. 1 майдан Үзәк банк бәяләрне тагын үзгәртергә мөмкин. Алай иткән очракта, ОСАГО бәясенең тагын 20-30 процентка артуы ихтимал, дип яза “Юриспруденция” телеграм-каналы. 
 
Ата капиталы
“Ана капиталы”н әтиләргә бирү турында канун проекты өченче укылышта кабул ителде. Федерация Советы карап, Президент Владимир Путин имзалаганнан соң, программа 1 майдан гамәлгә керергә тиеш. 
 
Бу төр дәүләт ярдәмен әтиләр берничә төрле очракта файдалана алачак. Әгәр дә баланың әнисе Россия гражданины булса һәм вафат булса яисә вафат булган дип табылса; әгәр дә ана кеше баласын бала тудыру йортында калдырып китсә һәм тәрбиягә алырга рөхсәт бирсә (үги ата тарафыннан тәрбиягә алу исәпләнми), ир кеше “ата капиталы”ннан файдаланана алачак. Шулай ук баласы суррогат анадан туган әтиләргә дә яңа төр түләүләр каралган. Сүз уңаеннан, ел саен Россиядә шундый 22 мең бала дөньяга килә икән. 
 
 

Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 28.04.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»