|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.04.2022 Фаҗига
Балалар бакчасында атыш оештырган егет турында әнисе ни ди?Кичә, 26 апрельдә, Ульяновск өлкәсенең Вешкайма поселогының “Рябинка” балалар бакчасында “тихий час” вакытындагы атыш турында билгеле булды. Коралланган егет – 26 яшьлек Руслан Әхтәмов. 68 яшьлек күршесеннән тартып алган мылтыктан ул ике баланы һәм тәрбиячене атып үтергән, кече тәрбиячене яралаган. Һәм үзенә кул салган. Соңрак корал хуҗасының (Александр Дронин) мәетен чүплектә тапканнар. Әхтәмов Дронинны коралны кулына төшерү максаты белән үтергәндер дип шикләнәләр. Алар бергә урманга киткән булганнар.
Балалар бакчасы территориясенә Әхтәмов ничек кергән дип аптырарлар күпләр? Эш шунда: “тихий час” вакытында тәрбиячеләр бакча территориясен җыештырганнар. Балалар букачасы урнашкан Вешкаймский район хакимияте башлыгы Татьяна Стельмах бу хакта түбәндәгеләрне сөйли:
“Җинаятьче балалар бакчасы бинасына кече тәрбияче идән юган вакытта ишекләрнең берсен ачып куйган арада керә. Хатынны этеп җибәрә һәм иңбашын яралый. Аннары икенче катка менеп, балаларның йокы бүлмәсендә тәрбиячене һәм ике баланы үтерә”.
Стельмах сүзләре буенча, балалар бакчасының калган ишекләре һәм территориягә керә торган капка ябык булган.
Соңрак Руслан Әхтәмовның әнисе улының холкы турында сөйләгән. Аның сүзләренчә, улын балалар бакчасы белән берни дә бәйләмәгән. Ана кеше улын йомык холыклы, дәшмәс, кешеләр белән авыр аралашучан иде дип бәяли. Алкоголь белән мавыкмавын да әйтә. “Бу хәл турында ишеткәч, хәтта ышанмый тордым”, – ди ул.
Соңгы тапкыр хатын улын фаҗига буласы көнне иртән күргән. Руслан әнисенә хуҗалыкта ярдәм иткән. Эшкә киткәндә, ул әнисенә бакчадагы эшләрне тәмамлыйм дигән.
2013 елдан алып Әхтәмовның психдиспансерда исәптә торуы билгеле.
Коточкыч. Яшәп тә өлгермәгән нәниләр һәм тәрбияче гомерләрен кыйган палачка җәза да биреп булмый, ул аны үзе билгеләгән...
--- |
Иң күп укылган
|