поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.04.2022 Авыл

Балалар мәктәпкә бара алмый, өлкәннәр иписез утыра

Әгерҗе районы Яңа Бәзәкә авылы халкы 12 елдан бирле юлсызлыктан интегә. Яңгыр яуса, куркып торалар, димәк, тагын авылга юл өзелә. Язын да машина белән йөрерлек түгел, балалар мәктәпкә бара алмый, өлкән яшьтәгеләр иписез калган.

— Авылда мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, клуб, кибет тә юк. Күбесе юл булмау сәбәпле ябылды. Күрше авылдан азык-төлек китереп саталар иде, районнан автолавка килеп йөрде. Юл булмагач, алары да юк. Ярый мәчетебез бар. Аны эшләтергә тырышабыз, — ди авылның имамы Фирдәвес Уразмәтов.
 
Яңа Бәзәкәдә 70 тән артык кеше яши. Авыл халкы бердәм, тату. Үзара салым акчасына урамнарга вак таш җәйдергәннәр. Күмәкләшеп зират, чишмәләрне карап торалар. Авылда 150 баштан артык умарта тотучылар бар. Ике фермер эшли. Тик малыңны суеп, базарга алып барырга уйласаң — юл юк. Олы юлдан Яңа Бәзәкәгә кадәр төзекләндерелергә тиешле ара 4-5 чакрым чамасы. Шул юлга асфальт салдыруны сорап, авыл халкы депутатларга, җитәкчелеккә мөрәҗәгать иткән. Тик вәгъдә ителгәнне уникенче ел көтәләр инде.
 
Фермерлар авыл хуҗалыгы программалары кысаларында үз биләмәләренә кадәр асфальт юл салдырырга талпынып караган. Тик ул программа да эшләүдән туктаган.
 
— Кеше саны аз дигән сылтау белән авылда объектлар ябыла. Юллар булмагач, халык тагын да кимеячәк бит. Югыйсә бирегә яшәргә кайтырга теләк белдерүчеләр бар. Унга якын бала күрше авыл мәктәбендә белем ала. Хәзер автобус алып китә алмагач, алар дистанцион укуга күчте. Авылга кунакка кайтучыларны, яңгыр яуса, трактор тарттырып керә. Уңайлы шартлар булмагач, кеше авылдан китә, — дип борчыла Фирдәвес абый.
 
Ут-күз була калса, берәрсе кисәк авырса да, авылга янгын сүндерү, “Ашыгыч ярдәм” машиналары керә алмый. Ел саен юлларны эттерә-эттерә, хәзер анда кызыл балчык чыккан. Тракторлар да көчкә йөри.
 
Авыл башлыгы Мәгъсүм Салихов әйтүенчә, узган көз көне үк асфальт салабыз дип вәгъдә иткәннәр. Аннары язга кичектергәннәр.
— Хәзер илдәге вәзгыять белән, белмим, нәрсә булып бетәр? Кеше — эшкә, балалар мәктәпкә бара алмый. Берәр чарасын күрергә кирәк. Бу мәсьәләдә район башлыгы белән элемтәдә торабыз. Вак таш җәйсәләр дә риза, — ди Мәгъсүм Салихов.
 
Әгерҗе районы башлыгы без шалтыраткан көнне шул мәсьәлә буенча Президентка хат юлларга Казанга киткән иде. Урынбасары Илфат Ямалиев:
 
— Районның бу юлларга вак таш җәйдерергә акчасы юк. Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында баланс комиссиясе узачак. Анда район башлыгы берничә проблемалы участок, шул исәптән Яңа Бәзәкә турында да җиткерәчәк, видеолар күрсәтәчәк. Нәтиҗә булыр дип өметләнәбез, — диде.
 
Көтеп карыйк. Яңалыклар белән таныштырып барырбыз.

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 27.04.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»