поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
26.04.2022 Милләт

Казанда тәрбиячеләрнең I республикакүләм «Туган тел фест-2022» фестивале узды

Казанның «Бала-сити» күп телле балалар бакчасында татар телендә белем бирүче тәрбиячеләрнең I республикакүләм «Туган тел фест 2022» фестивале узды.

«Укытучылар өчен бик күп чаралар оештырыла, ә татар телендә белем бирүче тәрбиячеләр өчен тәҗрибә уртаклашу мәйданчыклары күп түгел. Татар телен яхшы укытасыбыз килсә, эшне балалар бакчасыннан башларга кирәк. Шуңа күрә без үзебез тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгын булдырырга теләдек. Бу минем күптәнге хыялым иде», - диде «Бала-сити» генераль директоры Альбина Насыйрова.
 
Семинар һәм конференцияләрдән аермалы буларак, фестиваль – ул бәйрәм кебек, җитди кысалардан чыккан чара. Семинарда катнашучылар сорау бирергә дә кыенсынырга мөмкин, ә биредә һәркем үзен иркен тота. Тәрбиячеләр балаларның уен бүлмәләрендә сабыйлар кебек келәмгә утырып, бер-берләре белән тәҗрибә уртаклаша. Алар биредә үзләрен үз эш урыннарында кебек хис итә, шуңа күрә фестивальдә иҗади яктан ачылырга җиңелрәк.
 
Биредә унике тема төркемнәр буенча бүленгән. Һәрберсенең алып баручысы бар. Һәркем үзен кызыксындырган теманы сайлап, шул юнәлеш буенча тәҗрибә уртаклаша. Фестиваль барышында төрле төркемнәргә керергә мөмкин, дип яза Татар-информ.
 
«Татарстаныбызның креатив, алдынгы карашлы, сәләтле тәрбиячеләрен бергә җыеп, формаль булмаган мохиттә тәҗрибә уртаклашасы килде. Катнашучылар төрле шәһәрләрдән һәм районнардан җыелды, хәтта Төркия белән Мәскәүдән дә бар. Татарстаннан читтәге хезмәттәшләр фестиваль турында үзләре белеп, катнашырга теләде. Димәк, бу бик актуаль һәм кирәкле чара булып чыкты», - диде Альбина Насыйрова.
 
Фестивальдә катнашырга 180 тәрбияче теләк белдергән, ләкин урыннар чикле булу сәбәпле, оештыручылар җитмеш кешене генә чакыра алган. Катнашучылар арасында Казаннан, Чаллыдан, Түбән Камадан, Алабугадан, Чистай, Актаныш, Сарман районнарыннан килүчеләр күп. Альбина Насыйрова килә алмый калган тәрбиячеләр өчен дә киләчәктә берәр кызыклы чара оештырырга теләвен әйтте.
 
Фестивальгә килгән тәрбиячеләрне сәламләргә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәсе Марат Әхмәтов та килде.
 
Фото: © Салават Камалетдинов
 
«Телебезнең язмышы белән шөгыльләнә башлагач, бу өлкәгә тирәнрәк кергәч, укытучылардан, тәрбиячеләрдән башка берни эшләп булмый дигән фикергә килдек. Телебезнең чишмә башы – сездә. Никадәр үзегезнең осталыгыгызны нәтиҗәле, үтемле итеп балаларга җиткерә аласыз, шул дәрәҗәдә балаларыбыз күңелендә туган тел сакланачак», - дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов тәрбиячеләргә.
 
Альбина Насыйрова «Туган тел фест 2022» фестивален Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән оештырылуын әйтте. Ул Марат Әхмәтовка шәхсән рәхмәтен җиткерде. Дәүләт Советы рәисе урынбасары исә фестивальнең дәвамлы булуын теләде. «Татар-информ» хәбәрчесенә Альбина Насыйрова финанс ярдәме Комиссия тарафыннан булганын әйтте.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»