31.12.2010 Бәйрәм
Яңа ел ялларында карагыз!
Яңа ел каникулларында "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе махсус тәртип буенча эшләячәк. Без тапшырулар тәртибен сезгә ошарлык, безнең каналны гаиләгез белән бергә рәхәтләнеп карарлык итеп төзергә тырыштык.
"Җырлыйк әле!" тапшыруына - 10 яшь!" - яңа елның беренче көнендә 20 сәгатьтә иң халыкчан музыкаль тамашаның юбилеена багышланган бәйрәм концертын карарга чакырабыз.
"Sиңа Mиннән Sәлам!" - котлаулар тапшыруы гыйнварның 3есеннән алып 9ына кадәр эшләячәк. Фәридә Төхвәтуллина сезнең сәламнәрегезне иртәнге сәгать 8дән алып 10га кадәр юлларга әзер.
"Секреты татарской кухни" - 2010 елның төп кулинар телепремьерасы 3-9нчы гыйнвар көннәрендә 11 сәгатьтә эфирга чыгачак. Яңа ел ялларында яраткан кешеләрегезне тапшыруга кунакка килгән йолдызлар тәкъдим иткән рецептлар буенча әзерләнгән ризыклар белән сыйлагыз!
"Кара-каршы" - 3-7нче гыйнварда 11:30да карагыз. Тапшыру үзгәргән, хәтта алып баручылары да башка. Хәзер Энҗе Шәйхетдинова белән Роза Әдиятуллина хатын-кызларны борчыган проблемалар турында сөйләшә.
"Адәм белән Һава" - автор һәм алып баручы Ләйлә Дәүләтова танылган шәхесләрнең мәхәббәт тарихларын сөйли һәм гаилә тормышы серләрен ача. 3нче, 4нче һәм 6нчы гыйнварда 18 сәгатьтә карагыз.
Татар концертлары - Яңа ел ялларында "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе берничә татар концертын күрсәтә. 3нче һәм 4нче гыйнварда 13 сәгатьтә (кабатлау - 1:20дә) Хәния Фәрхинең 50-яшьлегенә багышланган "Гомерләрне үлмәс җырлар итәек..." дигән концертын карагыз. 3нче гыйнварда 15:45тә һәм 4нче гыйнварда 15:30да - "Җанлы концерт - 2008". 5нче гыйнварда 13 сәгатьтә язучы-сатирик Камил Кәримовның юбилеена багышланган "Алтыдагы - алтмышта" кичәсен карагыз (кабатлау - 1:20дә). 5нче һәм 6нчы гыйнварда 15 сәгатьтә - "Татар җыры - 2009". 6нчы гыйнварда 13 сәгатьтә - Римма Ибраһимованың "Гашыйк бул син..." дип исемләнгән юбилей кичәсе (кабатлау - 1:20дә). 7нче гыйнварда 13 сәгатьтә - Марсель Вәгыйзовның "Җырларымда уйларым" дип исемләнгән концерты.
Татар сериаллары - татар фильмнарының күрсәтелүе дә сезнең өчен бер дигән Яңа ел бүләге булыр дип өметләнәбез. Гыйнварның 3есеннән алып 5есенә кадәр 20 сәгать 30 минутта "Уеннан уймак" комедиясен карагыз. Баш рольдә - Ләйсән Мәхмүтова. Ә 6-8нче гыйнварда 20:30да "Татарстан - Яңа Гасыр"да - сукыр малай язмышын тасвирлаган "Бичаракай" драмасы (баш рольдә - Байбулат Батулла).
---
ТНВ
№ --- | 31.12.2010