поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 02 Май
  • Флера Хәмитова - актриса
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
24.04.2022 Могҗиза

Чып-чын могҗиза: әнисен яман шештән дәвалаган

Моннан берничә ай элек әни елап кайтып керде. Сул як күкрәге авыртып, табибка барган һәм аңа: “Күкрәгеңдә шеш бар”, – дигәннәр. Бу хәбәр мине дә борчуга салды, тик аны тынычландырмакчы булдым, кайгырмаска куштым. Юатыр өчен нинди генә сүзләр әйтсәм дә әнием көннән-көн саргая башлады, тамагыннан ризык үтмәде.

Аңа сиздермәскә тырышсам да, күңелемне караңгы уйлар биләде. Минем өчен моннан да зур хәсрәт юк иде. Әниемнең көләч йөзен, йомшак кулларын, тәмле ризыкларын, тормышның нинди генә авырлыклары аша үткәнен, үлемнән дә өч тапкыр исән калып, шушы тормышны булдырып яшәгәнен уйлап, һәр кичне аңа исәнлек теләп ята идем.
 
Беркөнне шулай йокларга яттым да теләкләр тели-тели уйлана башладым, күзләремә яшьләр тулды. Күз алдыма китереп ятам: әгәр дә мин ниндидер сихри көчкә ия булсам, йоклаган вакытта әнием янына килеп, кулларым белән сыйпап кына барлык авыруларын бетерер идем кебек. Үзем уйланып ятам, үзем аның янында басып торам кебек иде. Шулай итеп йокыга да киткәнмен. Иртәгәсен әни уянды да миңа әйтә: “Кызым, мин бүген төш күрдем.
 
Йокламыйм да кебек, уяу да түгел. Күземне ачсам, янымда бер хатын-кыз басып тора, йөзе күренми. Ул куллары белән нидер эшли. Миңа шундый рәхәт булып китте, хәлем җиңеләйде. Нәрсә икән бу?” – ди. Мин өнсез калдым. Кичтән уйланып ятканнарым тормышка ашкан микәнни? Әнигә барысын сөйләп күрсәткәч, ул да шаккатты. Шул көннән башлап, күңелемдә өмет уянды. Берәр айлап вакыт үткәндер, әни яңадан тикшеренергә барды.
 
Бу юлы бернинди дә шеш тапмаганнар. Бәлки, беренче юлы тикшергәндә ялгышканнардыр? Ә, бәлки, юктыр? Ни генә булса да, бу шатлыклы хәбәр әнине кабат тормышка кайтарды. Киләчәктә дә аны кайгы-хәсрәт, чирләр читләтеп үтсен иде. Моның өчен бик каты чын күңелдән теләү кирәк. Теләкләребез күбрәк һәм яхшылары булсын иде дә, тормышыбызны ямьлерәк итсен иде.
 
Алсу Сәфиуллина
Фото: пиксабай
 

---
Шәһри Чаллы
№ --- | 24.04.2022
Шәһри Чаллы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»