|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.04.2022 Матбугат
Габдрәхимнең ел ашы узды (ФОТО)Кичә Казанның «Тантана» ресторанында «Акчарлак» газетасы журналисты Габдрәхимнең ел ашы узды. Танылган каләмче 2021 елның 17 апрелендә арабыздан киткән иде. Ифтар ашы буларак узган кичәдә «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Илнар хәзрәт Зиннәтуллин Коръән укыды, Габдрәхимнең рухына догы кылдырды. Габделфәт һәм Рузилә Сафиннар һәм «Акчарлак» газетасы коллективы оештырган кичәдә редакция хезмәткәрләре, Габдрәхимнең тормыш иптәше Лилия ханым, кызы Чәчкә дә бар иде. Шулай ук Габдрәхимне якын иткән һәм Габдрәхим аларны якын иткән кешеләр дә катнашулы булды: Миләүшә Сибгатуллина, Ләйлә Дәүләтова, Рәмис Латыйпов, Рузилә Мөхәммәтова, Рәсимә Галиева, Данил Сәфәров, Илзидә Госманова, Раил Гаязов, Илгәрәй, Алмаз Шәрифуллин, Рифат Сәлах һ.б. Кичәдә Габдрәхим турында бик күп җылы сүзләр әйтелде, хатирәләр яңартылды. Арабыздан вакытсыз киткән журналистның үзенчәлекле стиле ассызыкланды. Күп кенә хатирәләр күз яшьләре аша әйтелде.
Габдрәхимнең урыны җәннәттә булсын! Аның рухына укылган догалар кабул булсын!
--- |
Иң күп укылган
|