поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.04.2022 Мәдәният

Татарстан Милли музееның яңа филиалы барлыкка килде

Шушы көннәрдә Питрәч районындагы «Ленино-Кокушкино» тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы Татарстан Республикасы Милли музееның филиалы булды. Бу «Ленино-Кокушкино»ны һәм аның музей-туристик мөмкинлекләрен үстерүгә яңа импульс бирергә тиеш.

«Безнең музейларны яңартуда, заманча музей комплексларын булдыруда тәҗрибәбез бар, – дип аңлатты Татарстан Республикасы Милли музее генераль директорының фәнни-тикшеренү эшләре буенча урынбасары Светлана Измайлова. – Безнең музейның бай тематик коллекцияләре «Ленино-Кокушкино» яңа экспозициясенең нигезен тәшкил итә ала. Перспективаларның берсе – яңа экскурсия маршрутын булдыру; ул бүген бик актуаль тема булган Казан ягының шәһәр һәм авыл утарлары тематикасын берләштерер иде».

«Ленино-Кокушкино» ны үстерү буенча Милли музейның тәкъдимнәре ТР Мәдәният министрлыгында һәм ТР Туризм буенча Дәүләт комитетында каралды. Шуннан соң музей-тыюлык Татарстанның төп музее структурасына кертелде.

«Ленино-Кокушкино» музее 1939 елда ачыла. Вакыт узу белән биредә мемориаль парк һәм 1887-1888 елларда Владимир Ульянов-Ленин яшәгән агач флигель торгызыла.

1987 елда архив һәм археологик эзләнүләрдән соң Ленинның әнисе ягыннан бабасы - Александр Бланкның утары торгыза. Кокушкино авылы белән Володя Ульяновның балачагы бәйле.

Музей-тыюлык Татарстаннан читтә бик билгеле. Хәзер бу Милли музейның 13 нче филиалы. Ун филиал Казанда, өчесе – республика районнарында, шул исәптән «Ленино-Кокушкино»да, дип хәбәр итә Милли музейның матбугат үзәге.


---
Милли Музей
№ --- | 21.04.2022
Милли Музей печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»