поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.04.2022 Спорт

Күңелсез булмаячак. «Ак барс»ның яңа тренеры кем булачагы билгеле

«Ак барс»ның яңа тренеры булып Олег Знарок эшләячәк. Дүшәмбе көнне ул Татарстан башкаласына килде. Шушы көннәрдә Казан клубы аның белән килешү имзалар дип фаразлана. Өч тапкыр Гагарин Кубогын һәм Олимпиаданы откан остаздан нәрсә көтәргә?

Билгеле булганча, узган атнада «Ак барс»та Дмитрий Квартальнов белән араны өзүләрен һәм 1 майга кадәр эшкә яңа тренер аласыларын игълан иттеләр. Апрель беткәнне көтәргә туры килмәде. Алдан ук әлеге вазыйфага кандидат булган ике остазның исемен башкаларныкына караганда күбрәк телгә алдылар. Казан клубы да соңгы көннәрдә социаль челтәрләр аша Зиннәтулла Билалетдинов белән Олег Знарокка ишарә ясап, хоккей җанатарларының күңел кылларын чиртте. Ә Татарстанның спорт министры Владимир Леонов «Ак барс»та инде барысының хәл ителгәнен һәм мөһим вазыйфага Знарокның киләсен әйткәч, сер капчыгы тәмам бушап калды. Бу атна башында исә тренер Казанга килде. Димәк, сөйләшүләр ахырына якынлаша һәм озакламый яклар кул кысышыр дип фаразларга җирлек бар.
 
Ни өчен нәкъ менә Олег Знарок? «Ак барс» – Татарстандагы дистәдән артык профессиональ команда арасында аерым урын алып тора. Тамашачы игътибары мәсьәләсендә башкалар хоккейчылар белән берничек тә ярыша алмый. Бары аларның гына күкрәгенә республика гербы рәсеме ясалган. «Ак барс» спорт командасы гына түгел, Татарстан символларының берсенә әверелде. Шуңа күрә әлеге клубка игътибар һәм финанс ярдәмен кызганмаулары гаҗәп түгел. «Ак барс» елның-елында КХЛда төп фаворитларның берсе саналды. Әмма быел плэй-оффның беренче өлешендә үк абыну чынбарлыкның теләк һәм хыялларга бик үк туры килмәгәнен раслады.
 
Олег Знарокны чакыру команданы янә иң көчлеләр сафына кертү теләгенә бәйле. Заманында ул «Динамо» һәм СКА белән барлыгы өч мәртәбә Гагарин Кубогын отты. Мондый күрсәткеч белән ул һәм Зиннәтулла Билалетдинов кына горурлана ала. Россия җыелма командасы белән эшләгәндә, дөнья чемпионатында уңышка иреште, планетаның иң көчле уенчылары чыгыш ясамаган Олимпиадада 26 ел көтелгән җиңүне яулады. Кыскасы, осталыгы шик уятмый. Әмма моның өчен кул астында көчле уенчылар булу кирәк. Знарокның соңгы эш урыны «Спартак»та иде. Анда исә ул уртакул команда белән әллә ни майтара алмады.
 
Бу остазның барлык белгечләр дә таныган бер сыйфаты бар: ул көчле уенчылар белән уртак тел табып, аларны зур көрәшкә алып чыга белә. Дөньякүләм танылган хоккейчылар аның артыннан иярергә әзер. Шул ук вакытта Знарок көндәшләрне чыгырыннан чыгару алымнарын да яхшы белә. Хисле кеше икәне дә күпләргә мәгълүм: телен дә яшерми, кулы да тик тормый. Кыскасы, бу остаз белән командага да, җанатарларга да күңелсез булмаячак.
 
Яңа тренер белән килешү имзалангач, Казан командасында зур үзгәрешләр башланачак. Аңлашыла инде, яңа тренер үзенә туры килгән состав туплаячак. Элеккесе яхшы булса, Знарокны чакырып та тормаслар иде. «Ак барс»ка килү ихтималы булган дистәләгән танылган хоккейчы телгә алына. Әмма үзгәрешләр яңа тренерлар һәм уенчылар килү белән генә чикләнмәскә мөмкин. Кайбер матбугат чаралары зур үҗәтлек белән башкала клубына җитәкче вазыйфасына Зиннәтулла Билалетдиновның билгеләнәсен хәбәр итә. Әлегә кадәр КХЛ тарихында бу дәрәҗәдә тәҗрибәле ике белгечнең бер клубта эшләгәне юк иде.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.04.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»