|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.04.2022 Мәдәният
Җырлары белән дәвалыйТатарстанның халык артисты Бәширә Насыйрова телевизордан еш җырласа да, аның белән җанлы аралашу бик тансык һәм сирәк була торган хәл. 4 апрельдә яраткан җырчыбыз Лаеш районының Матюшино авылында урнашкан «Санта» (элекке «Төзүче») шифаханәсенә килеп, бик матур концерт күрсәтте. Клуб директоры Фаят Хәбибуллин, республикага билгеле җырчы һәм баянчы буларак, андый чараларны оештырып кына калмый, көчле алкышлар астында үзе дә чыгыш ясый. Бу юлы да шулай булды.
Бәширәне күрергә шифаханәдә РФ социаль иминият фонды юлламасы белөн ял итүче милләттәшләребез генә түгел, Донбасс һәм Луганскидан вакытлыча республикабызга килеп сыенган качаклар да җыелган иде. Аларның 93е әлеге шифаханәдә тернәкләнү үтә, үзләре безнең яктан күрсәтелгән изгелекләргә бик рәхмәтле. Үз илләрендә күп михнәт, авыр югалтуларга дучар булган украин халкының кайгы-хәсрәтен азга гына булса да җиңеләйтергә теләп бөтен республикабыз үз өлешен кертә. Концерт башында һәм ахырында җырчы Б. Насыйрова да аларга җылы сүзләрен кызганмады. Ни хикмәт, татар җырын алар да йотлыгып тыңлады, җыр төрле милләт халкын тагын да үзара якынайтты.
Сөйкемле җырчыбыз Бәширә салмак җырлана торган, беркайчан искермәс татар халык җырларын дәртле көйләр һәм композиторлар язган әсәрләр белән чиратлаштырып 20дән артык җырны бик җиңел генә башкарып чыкты. Фәридә Кудашева, Зифа Басыйроваларга хас тыйнаклык та, Әлфия Авзалова, Галия Гафиятуллиналарга хас шаянлык та бар Бәширә Насыйровада. Ул шуларның традицияләрен дәвам итә. Үзебезнең «Әй, юкә», үзбәк халык җыры «Яр-яр»ларны ишеткәч, «Умартачы сөйгәнем»не ишетәсе килә башлый. Тамашачы белән җанлы, тирән мәгънәле әңгәмә корып та җырчы үзен яраттыра белә. Яшьләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә ул үз кеше. Шуңа күрә концерттан соң да аны сырып алдылар, күпләрнең аңардан аерыласылары килмәде.
Бәширә Насыйрова иҗатына гашыйк кайбер тамашачылар җырчы кулыннан бүләк итеп «Җырларымны сезгә юлладым» дип исемләнгән аудиоҗыентык алу бәхетенә дә ирештеләр. Ул «Аксу» студиясендә 2018 елда эшләнгән һәм анда җырчының 100дән артык популяр җырлары тупланган.
Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ, Россия журналистлар берлеге әгъзасы, хезмәт ветераны.
Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ |
Иң күп укылган
|