|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.04.2022 Фаҗига
Татарстанда авариядә бер кеше үлгән
Кичә көндезге сәгать өчләр тирәсендә республиканың Нурлат районы Фомкино торак пункты янында юл-транспорт һәлакәте фаҗигале төстә тәмамланган. Шаһитлар «Татар-информ»га сөйләгәнчә, 12нче модельле «Лада» йөртүчесе зур тизлектә машина белән идарә итә алмаган һәм юл кырыена төшеп киткән. «Машина белән идарә итүчегә карап торышка 40 яшь тирәсе. Ул автомобиль салонында кысылып калган. Ашыгыч ярдәм машинасы медиклары аны чыгарган, әмма ул үлгән булган», - диди юл һәлакәте шаһитлары.
Аларның сүзләренчә, йөртүче аек булмаган.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|