|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.04.2022 Милләт
“Тукай-квиз” онлайн-викторинасы кире кайтаТатар теле көне уңаеннан, 23 апрель көнне, “Питер Татар” порталы Габдулла Тукайга һәм аның иҗатына багышланган «Тукай-квиз 2022» онлайн-викторинасы үткәрәчәк. Конкурсантларга татар телендә Г.Тукайның биографиясе һәм иҗаты турында 12 сорау (җаваплар вариантлары белән) тәкъдим ителәчәк. Һәр сорауга 1 минут бирелә, дөрес җавап һәм җавап вакыты өчен баллар исәпләнә. Онлайн-викторина 23 апрельдә 15:00 сәгатьтә башлана. “Тукай-квиз 2022” теркәлү һәм катнашу адресы: https://play.myquiz.ru/p/301408 Нәтиҗәләр онлайн режимда викторина сайтында урнаштырылачак. Җиңүчеләр рәсми рәвештә 28 апрельдә игълан ителәчәк. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә.
--- |
Иң күп укылган
|