|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.04.2022 Криминал
Улы әнисен үтергән һәм берничә ай аның итен ашаган
Чиләбе өлкәсендәге Златоуст шәһәре Тикшерү комитеты егетне җирле азык-төлек кибетендә җәнҗал куптарганга күрә генә очраклы рәвештә тоткарлый алган, дип хәбәр итә. Сорау алуга эләккәч, ир-ат әнисен үтерүен һәм аны берничә ай ашавын сөйләп биргән. Моңа кадәр шәһәрдә хатын-кызның үлеме факты турында беркем дә белмәгән.
Хәбәр ителгәнчә, ана кеше 25 яшьлек улы белән талашу нәтиҗәсендә һәлак булган. Ул улы Ильяга квартира ачкычы нөсхәсен бирүдән баш тарткан.
Егетнең чираттагы бер сугуы үлемгә китерә. Фаҗигадән соң Илья анасы гәүдәсен балконга яшерә һәм якындагы өч ай дәвамында аны азык итеп куллана.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|