поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
18.04.2022 Шоу-бизнес

Дилә Нигъмәтуллина: "Аңа кияүгә чыгармын дип күз алдыма да китермәдем"

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина узган ел Бариева булды. Тормышында үзгәрешләр гел булып тора. Бу шәхси мәсьәләдә дә, иҗат, башка эшләрендә дә күзәтелә.

— Ирем фамилиясен алырга уйладым. Ә тамашачы өчен гел Нигъмәтуллина булып калачакмын. Көч-хәл белән документларны алыштырып йөрим, эше бетә торган түгел әле, — ди Дилә.

— Дилә, Илсур белән узган ел гына язылышсагыз да, күптән бергә яшисез. Мөнәсәбәтләрне озак яшердең.
— Ситуация четерекле иде, чөнки беренче иремнән аерылганны да (Диләнең беренче ире — аранжировка остасы Марат Мухин — Л.Й.) шактый яшердем. Тыныч кына аерылышабыз һәм һәркайсыбыз үз юлыннан китә, дип уйлаштык. Бар да җай гына бармады. Гаеп икебездә дә булгандыр.
Әлбәттә, аерылышкач, җиңел булмады. Яңадан үз хәлемә кайту өчен шактый вакыт кирәк иде. Икенче тапкыр гаилә корыр алдыннан күп уйландым. Вакыт узганын, үзара ышаныч ныгуын көттем. Аннары серләрне ачарга тагын бер сәбәп чыкты: Марат өйләнде. Аның өчен сөендем. Минем дә ул чакта мөнәсәбәтләр Аллага шөкер иде.

— Илсур элекке мәхәббәтең икән?
— Казанга килгәч тә, тәүге мәхәббәтемне очраткан идем. Хәзер, күп еллар узгач, шул кешегә кияүгә чыктым. Әмма ул мәхәббәт тарихы үткәндә калган. Кабат очрашып йөри башлагач, олыларча хисләр кичердек. Яңадан аралашырга тотынгач, аңа кияүгә чыгачакмын дип күз алдына да китерә алмый идем. Башта ниндидер ярдәмчем, дустым итеп күрдем. Ул хисләр үсте. Тәкъдим ясагач та, бик озак уйландым. Шулай да, бөтенесе дә яхшы булачак, дигән көчле эчке тоемлау бар иде.

— Ул да гаилә корган булгандыр инде?
— Илсур да өйләнеп аерылган. Ике баласы бар. Аларны бик ярата, күрешеп торалар. Беренче карашка ул усал кебек күренә. Дөрес, таләпчән, үзенчә итәргә тырыша, бөтен нәрсәне контрольдә тота, бик җаваплы. Шул ук вакытта киң күңелле, туган җанлы, ярдәмчел. Анысын сирәкләр генә белә. Сәхнә тормышыма да, үземә дә ирек бирә. Каенанам-каенатам да итагатьле, үрнәк гаилә. Атна саен аларга барабыз, мунча керәбез, балалар да шунда күрешә.

— Сафинә белән Марат еш күрешәме?
— Бик еш димәс идем. Илсурның үз балалары белән күрешүен чагыштырсам, аерма бик зур. Бәлки, иремнең элекке хатыны яңадан гаилә кормагангадыр. Илсур балаларын гел тегендә-монда йөртә, тәрбияли, бөтен нәрсәдән хәбәрдар. Сафинәне дә кайгырта. Марат — кызымның әтисе, ә тәрбияләүче — Илсур. Шуңа Марат бу яктан тынычтыр дип уйлыйм. Бала белән үзем генә яшәсәм, бәлки, ул да күбрәк борчылыр иде. Әлбәттә, бәйрәмнәрдә игътибарсыз калдырмый.
 
— Сафинә ниләр белән кызыксына?
— Кызыма күптән түгел 10 яшь тулды. Бик күп түгәрәккә йөри иде. Аннары арый, хәтта авырый башлады. Өй эше әзерләргә хәле калмый. Шуңа кайберләрен туктатырга туры килде. Модельләр мәктәбенә яратып йөри. Анда этика, эстетика, актерлык осталыгы, психология, матурлык серләре, коммуникация, фотога төшү, киенү стиле — күпне өйрәнәләр. Рәсем сәнгате белән кызыксына. Музыка мәктәбенә йөри.

— Апрельдә әниегез якты дөньядан киткән иде... Инде ничә ел узды?
— 10 апрельдә җиде ел. Гел сагынам. Әни хәзер мине күрсә, бик гаҗәпләнер иде. Чыныктым, холкым ныгыды, фикер-карашым төптән үзгәрде. Кыен ситуацияләрдә үземне кулга алып, үткәреп җибәрергә өйрәндем.

— Туган якта берничә ел буе зур, ике катлы йортыгыз буш торды. Хәзер әтиегез Җәүдәт абый анда яши, яңадан өйләнде.
— Әтинең өйләнүенә бик сөендек. Бу минем инициатива булды. Ялгыз яшәү ир-ат өчен аеруча кыен, иптәш кирәк. Авылдашыбыз Дания апа белән гомер итәләр. Ул да ялгыз иде. Еллар узгач та, матур торсыннар, дип телим.
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 18.04.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»