|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.04.2022 Криминал
Бөгелмәдә хатын-кызны суга батырып үтергән 3 ирнең берсенә нибары 17 яшьКичә Бөгелмә елгасында 46 яшьлек хатын-кызның мәетен табып алганнар. Аның кабыргалары сынган, хатын-кызны суга батырып үтергәннәр дигән фараз бар. Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шулай дип белдерде. Озакламый әлеге җинаятьтә шикләнүчеләрнең эзенә төшкәннәр. Алар Бөгелмәдә яшәүче өч кеше булып чыккан, берсенә – 17 яшь.
Ачыкланганча, җинаятьчеләрнең берсе сөяркәсе белән талашкан, аны кыйнап ташлаган, шуннан соң дусты белән елга буена алып килеп, хатын-кызны суга батырганнар.
Якын арада тоткарланучыларга карата чик кую чарасы билгеләнәчәк.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|