поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.04.2022 Җәмгыять

«Балачак жыры» бәйгесе һәм «Сәйлән» фестиваленең җыентык альбомнары басылып чыкты (ФОТО)

«ШАЯН ТВ» каналы Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Балачак җыры» халыкара балалар җыры бәйгесе җыентыгын, «Сәйлән» телефестивале җиңүчеләре альбомын тәкъдим итте.

 Шул уңайдан, «Татмедиа»да матбугат конференциясе булып узды. Әлеге китапларда җиңүче исеменә лаеклы дип табылган җырларның текстлары һәм ноталары тупланды. Җыентыкка өстәп, 1000 данә флешка дөнья күрде. Шулай ук махсус QR код буенча һәрбер җырның фонограммасын, видеоклибын да алып була. Онлайн версиясен shayantv.ru сайтында табып була.

«Сәйлән» фестивале альбомына исә җиңүче исеменә лаек булган барлыгы 22 җырчы тупланды. Балалар җыентыкларга кертелгән җырларны өйрәнеп төрле бәйрәмнәрдә, кичәләрдә чыгыш ясый алалар. Ул мөгаллимнәр һәм җыр укытучылары өчен зур ярдәмлек ролен үти.
Очрашу кысаларында әлеге җыентыкларның әһәмияте, татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерүгә зур өлеш кертүе, киләчәгебез өчен ныклы нигез әзерләве, балалар һәм яшүсмерләр арасында татар телен популярлаштыру мәсьәләләре күтәрелде.

Биредә каналның башкарма директоры – баш мөхәррире Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова җыентыкларның ничек тормышка ашырылуы, аларны ничек кулланып булуы турындагы фикерләре белән уртаклашты: «Балачак җыры» бәйгесендә җиңгән һәрбер җырның гомере озын булыр, чөнки алар - тиз отып алына торган, балаларның тормышын, халәтен чагылдырган җырлар. Бу китапларда - безнең татар халкыбызның мирасы. Әлеге җыентыклар - балаларның да, әти-әниләрнең, укытучыларның да төп ярдәмчеләре».

«Балачак җыры» бәйгесенең жюри әгъзасы, Татарстанның халык язучысы Ркаил Зәйдулла бу җыентыкларның авторлар, шагыйрьләр һәм композиторлар өчен файдалы булуы, татар телен саклау мәсьәләсендәге роле хакында сөйләде. «Хәзерге вакытта махсус балалар өчен язылган җырлар табу авыр. Аларга җыр язу аеруча да кыен, дип уйлыйм мин, чөнки әлеге җырлар гади дә, мәгънәле дә булырга тиеш»,- дип үз фикерен белдерде танылган язучы.

Кунаклар арасында жюри рәисе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Сәгыйть Мулланур улы Хәбибуллин, Биектау районының Салих Сәйдәшев исемендәге сәнгать мәктәбенең вокал укытучысы Галиуллина Гөлнара Илдар кызы да бар иде. Сәгыйть Муллануров исә очрашуга: «Бу җырлар - татар җыр сәнгатенең киләчәге»,- дип йомгак ясады.

Конференция тагын да кызыклы сораулар белән үрелеп барды, ә инде ахырда барлык кунаклар өчен музыкаль күчтәнәч – «Сәйлән» фестиваленең җиңүчеләре Әминә Әхмәтҗанова һәм Кәрим Галиев башкаруында «Мин татарча сөйләшәм» җыры яңгырады. Телеканалның курчагы Шаян да үзенең чыгышы белән сөендерде, кунакларның күңелен күрде.


---
Шаян
№ --- | 15.04.2022
Шаян печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»