поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.04.2022 Милләт

"Караңгылыкны сүккәнче бер шәм булса да кабыз"

Тукай районы, Иштирәк авылы мәдәният йортында якташыбыз – язучы Рафис Сәлимҗанов белән аның “Великий язык тюрков” китабы чыгу уңаеннан очрашу кичәсе узды. Телебезнең, тарихыбызның моңа кадәр безгә билгеле булмаган яңа сәхифәләрен тирәнтен өйрәнеп, һәр укучыны уйландырырлык, бер сулыш белән укыла торган чын әдәби әсәр иҗат иткән авылдашыбыз.

Китап сатирик стильдә язылган, әмма ул күтәргән мәсьәләләр фәнни яктан да тел-теш тидерерлек түгел. Язучыбыз моңарчы безнең әдәбиятта күтәрелмәгән тирән катламнарны “шаяртып кына” яктыртып, татарның бөек теле турында укучылар бөтенләй хәбәрдар булмаган кайбер үзенчәлекләрне ачып салган.
 
– Элегрәк, совет чорларында рус телендә “тюркизм”нар, ягьни татардан һәм төркиләрдән рус теленә кергән нибары 10-15 сүз генә бар дип исәпләнә иде, – дип башлап китте ул сүзен. – “Аршын”, “карандаш”, “карбыз”, “каракүл” сүзләре мәсәлән... Тюркизмның рус телендә шуннан артык булу мөмкинлеге ул чакларда рөхсәт тә ителмәгәндер. Тик заманалар үзгәрде, рус галимнәре үзләре үк рус телендә тюркизмнарның шактый күп булуын ачыкладылар. Һәм бу табигый да – татар халкы белән рус халкы һәрвакыт янәшә, Тукай әйтмешли, “тел һәм лөгать алмашып” гомер кичергән бит. Мисал өчен, рус телендә туган ил, ватан кебек изге төшенчәләрне белдергән ике сүз бар – “отечество” һәм “отчизна”. Икесе дә рус кешесенең йөрәк түрендә яши. Туган илне һәм ватанны рус халкы отечество, отчизна дип атый. Ләкин болар икесе дә рус теленә татар теленнән кергән сүзләр икәнен сирәкләр белә – аларның тамырында “ата” сүзе ята. Шулай ук рус телендәге “отец” һәм “отчество” кебек сүзләрнең дә тамырында шушы ук “ата” сүзе утыра. Янә “родной очаг” ди рус халкы туган җирен яратып. Әмма “очаг” сүзендә дә татарның “учак” сүзе ята.
 
Туган телебезгә карата зур мәхәббәт уяткан, инде интернетта да шактый киң таралып өлгергән бу китап ни өчен рус телендә язылган соң?
 
– Беренчедән, үз телен оныта башлаган кайбер татарларга безнең телнең нинди тел икәнен төшендерергә кирәк иде. Дөрес, рус сүзләренең татар теленнән кергәнлеген үз телен белгән һәр татар яхшы сизә. Ләкин бит ул аны фәнни дәрәҗәдә конкрет фактлар белән исбатлый алмый. Икенчедән, рус укучысына да безнең телнең нинди тел икәнен тере мисаллар белән яхшылап аңлатырга кирәк. Рус укучысы үзенең туган телендә күпме татар сүзе барлыгын күз алдына да китерә алмый; татар телен һәм бер генә төрки телне дә белмәгәч, ул аны каян аңласын ди, – дип аңлатты моны автор.
 
Р.Сәлимҗанов рус теленең төрки сүзләр белән баетылуын болай тасвирлый: “Тюркские корни прикипели в русском языке и их трудно даже узнать; многие тюркизмы скрытые; они давно перекрасились, переоделись и переобулись при помощи русских приставок и суффиксов”.
 
Автор борынгы заманнардан ук төрки-татар теленең нинди гигант киңлекләргә таралуын күрсәтә. Мисал өчен, дөньяның тарих фәнендә галимнәр тарафыннан бик җентекләп өйрәнелгән борынгы шумерлар темасы бар. Шумерларның телләрендәге шактый сүзләрнең төрки телләргә караганын заманында казах язучысы О.Сөләйманов үзенең “Аз и Я” исемле китабында язып чыккан иде инде. Шушы теманы дәвам итеп, Р.Сәлимҗанов үз китабында шумер сүзләре белән кайбер төрки телләрдәге сүзләрне, мисал өчен, карачай-балкар сүзләре белән чагыштырган таблица китерә. Монда, бердән, 3500-4000 ел элек балчык такталарга чокып язылган борынгы сүзләрнең тугандаш карачайлар һәм балкарларның сүзләре белән охшашлыгына шаккатасың; икенчедән, бездән мең чакрымнар ераклыкта яшәгән карачайлар һәм балкарлар теленең татар теленә ни кадәрле якын булуына да аптырап куясың.
 
Монысы борынгы заманнарга карый торган мисал.
 
Инде якынрак чорларга килик.
 
Илебезнең урта гасырлар тарихында без Афанасий Никитинның 1468-1475 елларда булып үткән “Өч диңгез артына” сәяхәтен өйрәнәбез. Сәяхәтче бу турыда үзе үк тәфсилләп язып та калдырган: әйе, Россия тарихының бер кызыклы сәхифәсе бу. Тверь сәүдәгәренең ничек ерак Һиндстанга баруы турында хәтта ки кинолар да төшерелгән, бу хакта ничәмә тарихи хезмәтләр язылган. “Бөтенесе дә бик яхшы, – дип яза Р.Сәлимҗанов, – ләкин бер нәрсә генә бераз эчне пошыра: А.Никитинның Һиндстанга нинди тел ярдәмендә барып кайтуы гына тарихчылар тарафыннан һаман әйләнеп үтелә. Ә бит А.Никитинның Һиндстанга кайсы тел ярдәмендә барып кайтканы аның язмаларында ук язылган. Сәяхәтче истәлекләреннән шул аңлашыла: А.Никитин бер дигән итеп итеп татарча сөйләшкән һәм Һиндстанга да шушы тел ярдәмендә барып кайткан. Ачыла тарих битләре: кайчандыр Азия илләре белән Европа илләре арасында сәүдә бәйләнешендә һәм дипломатик тел буларак та еш кына татар теле кулланылган – монысы да тарихи факт бит. Борынгы рус телендә язылган язмасында А.Никитин вакыт-вакыт саф татарчага күчеп ала – ләкин Россиянең тарих дәреслекләрендә бу турыда ләм-мим бер сүз юк. Әйе, туган җирен чын-чынлап яраткан Афанасий Никитин язмасының ахыргы өлешендә ул рус җиренең исәнлеге өчен... татарча дога кыла! Менә карагыз, аның язмасының ахыргы өлешен: “А Русь ер тангрыд сакласын; Олло сакла, Худо сакла! Бу даниада муну кибить ерь ектур; нечикь Урус ери бегляри акой тугиль; Урусь ерь абодан болсын”.
 
Хәтта ки бүгенге мәгълүмати шартлау заманында да татар укучысына билгеле булмаган мондый мисаллар бу китапта шактый. Әйтик, СССРда чыккан тарих дәреслекләрендә без төркиләрне (ягьни безнең бабайларны) кыргый дала кешеләре дип кенә өйрәндек. Алардагы сугыш сәнгате, хәрби коралларның камиллеге, сугышчыларның әзерлеге, дисциплина һәм аларның хәрби яктан бик нык алга киткәнлекләре турында без шулай ук әз генә дә хәбәрдар түгел идек. Күпме мавыктыргыч тарихлар укыдык без шул ук европалы Македонскийлар, Цезарьлар, Ганнибаллар, Наполеоннар һәм аларның полководецлык осталыклары турында, ә менә Чынгызхан һәм аның сардәрләренең, коры җирнең яртысын яулап алган оныкларының хәрби осталыклары, кыскасы, төркиләрнең хәрби осталыклары турында тарихта ләм-мим бер сүз юк. Ә бит алда саналган хәрби полководецларның гамәлләрен төркиләрнең хәрби осталыклары белән хәтта ки чагыштырып та булмый; кайсы яклап кына карасаң да, дөньядагы иң зур җирләрне яулап алучылар – төркиләр. Аннары, шул ук Һиндстанда да 300 ел буе төркиләр идарә иткәнлеге турында тарих китапларыннан укыганыгыз бармы? Әйе, язгалыйлар бу турыда, ләкин төркиләрнең телләре, ягьни шушы ук безнең туган телебез белән бәйләп түгел бит. Ә нигә бүгенге мәктәп укучылары моны белмәскә тиеш түгел, бу шулай ук тарихның бик кызыклы һәм мавыктыргыч битләре ич.
 
Китапны укыгач, унтугызынчы гасыр уртасына кадәр азәрбайҗаннарның “кавказ татарлары” дип йөртелү, хакасларның борынгы исеме “тадар” булуы, кумык, балкар, карачай телләренең татар теле белән искиткеч якынлыгы турында да мәгълүмат аласың.
 
Китапның тәрбияви ягы да әһәмияткә ия. Түбәндәге фикерләр хәтергә озакка уелып кала: “Кеше күпме тел белсә – ул шул чаклы кеше” А.П.Чехов”; “Төрки тел – дөньяның иң борынгы телләренең берсе һәм бу факт инде фән тарафыннан исбат ителгән”. “Төрки-татар телендә тәрбияләнгән кеше, минем күзәтүләремә караганда, тормышта үзен күпкә төплерәк тота”. Татарча сөйләшү түгел, татарча исәнләшү дә бик кыйммәтле әйбергә әйләнеп барган бу заманда уйланырлык сүзләр бу. Үз телеңнән, милләтеңнән читләшмичә, халкыбызның хезмәт сөю, чисталык ярату кебек искиткеч матур сыйфатларын яратырга, алар белән тиешенчә горурланырга да кирәк безгә.
 
Әйе, телебезнең язмышы зур сорау астында яшәп ятканда язучының бу китабы күпләрне уйланырга мәҗбүр итте. Рафис әфәнде тарихи яктан да, тел ягыннан һәм гыйльми яктан да зур проблемалар күтәрергә һәм аларга җавап та бирергә сәләтле кеше. Россия тарихындагы ак тапларны да әйләнеп үтми язучы: “Монгол-татарлар рус кенәзләре арасындагы үзара сугышларны туктатып, аларга вакытлыча тынычлык алып килгәннәр”. “Монгол-татар изүе дип аталган чор чынында бөек рус теленең барлыкка килүе һәм рус халкының иң нык чәчәк аткан чоры була”.
 
Китап ни өчен сатуда юк? Авылдашыбызга шундый сорау да бирелде.
 
– Ул басылу белән юкка да чыкты, Казанга төрки дәүләтләрдән килүче туристлар алып бетергән – китап кибетләрендә моны шуның белән аңлаттылар. Дөресен генә әйткәндә, без бит үзебезнең 200 миллион кеше сөйләшкән бер гомуми төрки телгә ия булуыбызны һаман белми йөрибез. Россия үзе үк төрки дәүләтләр белән чолгап алынган: Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Казахстан, Төрекмәнстан, Кыргызстан, Төркия – болар барысы да төрки дәүләтләр. Дөньяда кырыкка якын халык шушы без белгән төрки-татар телендә сөйләшә, – диде китап авторы.
 
Караңгылыкны сүккәнче бер шәм булса да кабыз дигән борынгылар. Менә шундый бер шәм кабызган авылдашыбыз.
 
Гомер буе мәктәптә тарих укытып һәм гомер буе китап укып минем бу кадәр мәгълүматлы әсәрне күргәнем дә, укыганым юк иде...
 
Бу китапны укып чыккан һәр кешенең телебезгә, тарихыбызга карата горурлык хисе артканнан-арта бара. Укытучылар өчен өстәл китабы, телебез өчен җан атучыларга менә дигән мәгълүмат чыганагы да ул. Югары класслар укучыларына һәм вуз студентларына да мин бу әсәр белән танышырга киңәш итәр идем.
 
Римма РИЗАТДИНОВА, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, пенсиядәге тарих укытучысы

Римма РИЗАТДИНОВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 15.04.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»