поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.04.2022 Язмыш

Әлфәт Хөсәенов: «Йөгереп эшләп йөргән җиремнән аяксыз калу тормышымны икегә бүлде. Оялдым да мин…»

Буада яшәүче 48 яшьлек Әлфәт Хөсәенов әнә шулай ди. Матур гына тормыш иткәндә, бер-бер артлы туган кызларына сөенеп очып кына йөргәндә, ул кинәт аякларына баса алмый башлый. Башта аксый, аннан инде таяксыз йөреп булмый, соңыннан хәрәкәтләнү бөтенләй бетә.

Күңеленә кыен, йөрәгенә авыр булса да, башка чарасы калмый: Әлфәт инвалид арбасына утыра. Шуңа да карамастан, бирешми. Киләчәккә зур хыял белән яши ул: кызларын кияүгә үз аягында бирәсе килә.

 
Без килгәндә, Әлфәтнең кайгылы чагы иде. Күптән түгел әнисен җирләгәннәр. Ашын уздырырга җыеналар иде. Әлфәт әтисен моннан 16 ел элек югалткан. Шөкер, дүрт туганы да исән-сау. Аларның һәркайсы  энеләренең хәлен белеп тора икән. Тик ул гына берәүне дә борчырга теләми. Хатыныма да, якыннарыма да авырлык китерәсем килми, ди.
 
– Сорап алган чирем түгел дә бит! Баштарак кыен булса да,  тора-бара авыруны кабул итеп, үземне кулда тотарга өйрәндем. Дөрес, кешедән кыенсыну, башкаларга күренергә теләмәү бар иде. Оялдым да мин. Йөгереп эшләп йөргән җиремнән аяксыз калу тормышымны икегә бүлде. Ничек тә яшәргә кирәк дидем үз-үземә, – дип сөйли Әлфәт. – Ул чагында миңа 41 яшь иде. Өченче кызыбыз туып күп тә үтмәде, мин авырый башладым.Табиблар да эшнең нидә икәнен әйтә алмадылар. Тикшеренеп йөри торгач, «рассеянный склероз» дигән диагноз куйдылар. Башка  төрле авыру түгелме икән, дип тә карадым. Тик табиблар мине кат-кат тикшерәсе итмәде.
 
Әлфәт башта таякка таянып йөреп карый. Инде аяклары тыңламый башлагач та, бирешергә теләми ул. Диварга тотынып атламакчы була. Тик авыру үзенекен итә. Менә шул чакта хатыны Рәсимә, әнисе, бертуганнары  ярдәм кулы суза. Алар аңа терәк була. Әлфәт аларга рәхмәт укый. Төп терәге – хатыны һәм  кызлары: 17 яшьлек Әдилә белән 15 яшьлек  Алинә. Быел мәктәпкә барырга җыенучы Ралинә дә, балалар бакчасына киткәндә, әтиләре күңелсезләнеп утырмасын өчен, үзенең йомшак уенчыкларын диванга утырып китә икән. Янәсе, әтисенә дуслар булсын!
 
Кызлар турында сөйләшкәндә, Әлфәтнең күңеле тулды. Читкә карап, тиз генә күз яшен сөртте.  Ә аннары елмаеп кына сүзен  дәвам иттерде.
 
– Кызларым «әти» дип өзелеп тора. Алар минем өчен нишләргә белми. Игелекләрен инде күрәм дә. Әдилә белән Алинә, икесе бергә күтәреп, мунчага кертеп куялар. Әниләре юындырып чыгара. Үзем йөри алмый башлагач, хатынымны машина йөртергә укыттым. Хәзер ул шофер. Кая барасым килә, кая чакыралар – алып чыгалар да китәләр. Йөри алмыйм дип кимсенеп торганым юк. Инде хәзер кеше арасына да чыгарга оялмыйм. Урамнар кипшерүгә, коляскама утырам да рәхәтләнеп йөрим, – ди ул.
 
Әлфәт йөри алмый башлагач, нефть станциясендә бергә эшләгән дуслары коляска алып бирә. Аннары инде дәүләттән бирелергә тиешлеген белеп ала. Соңрак анысын да бирәләр. Ул кул белән йөртә торган була. Тик күп тә үтми, Әлфәтнең куллары да тыңламый башлый. Шуннан соң, электр коляскасы алган. Хәзер шуның белән чаптырып кына йөри.
 
– Коляскага утыргач, өйнең бусагаларын үзгәртергә туры килде. Мин тиз генә йөрсен өчен, шулай көйләдек инде. Тик утырып, эш чыкмас, дидем. Вакытны буш уздырмас өчен, компьютерга өйрәндем. Аннары шәҗәрәләр төзи башладым, – ди ул. – Иң элек әти ягыннан туганнарымны барладым. Аннары әнинекен. Ике нәселгә 6500 кешене таптым. Әкренләп туган авылым Иске Суыксудагы кешеләрнең дә нәсел шәҗәрәсен төзедем. Аннары инде Яңа Суыксуныкын да ясадым. Барысы да электрон вариантта саклана. Аларны китап итеп булмый. Шәҗәрәләр озын алар. Үзебезнең бер як нәселнеке 3 метрга җитә.
 
Чит кешеләргә дә булышырга әзер ул. Нәсел шәҗәрәсен ясап бирүне сорап килсәләр, рәхәтләнеп эшлим, ди.
 
– Бик тә аякка басасым килә. Табиблар ышанмаса да, мин  ышанам. Төшләремдә гел үзем йөрим мин. Димәк, әле аллабирса, элеккеге чагыма кайтачакмын. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте зур аның, – ди Әлфәт. – Миңа бервакыт Казан хастаханәсендә ятарга туры килде. Ул чакта әле бераз йөри ала идем. Күрше бүлмәдә бер танышым ята. Ул йөри алмый иде. Мин аның янына кердем. Үземчә, тынычландырасым, өмет бирәсем килде. Ә ул борылды да ятты.  Әнә шунда мин аның рухы сынганны аңладым. Аннары инде  җылы сүзләр үземә кирәк булды. Мин көчле рухлы булырга сүз бирдем. Бирешмәскә тырыштым. Әле хәзер дә күңелне төшермим. Миннән дә авыр хәлдә ятучылар барын уйлап, шөкер итәм. Өметне өзмәскә кирәк. Башка берни кирәкми, шул гына җитә!
 
…Казанга кайтканчы, Әлфәтнең елмаюы озатып барды. Мин аңа сокландым.  Көчле рухлы ир дип чыктым өеннән. Ә ул мине, аякка баскач, кунакка чакырам, дип озатып калды.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 14.04.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»