поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.04.2022 Киңәш-табыш

Туфрактагы корткычларны ничек юк итәргә

Корткычларның канатлы армиясе, читтән очып килеп, бакчага зыян салса, бериш­ләре туфрак астында яшеренеп, астыртын гына этлек эш­ләп ята. Бәрәңге алырга керешкәч кенә, бүлбене тишеп эченә кергән, аны бозып бетергән каты кортларга — шартлавык коңгыз личинкаларына тап булабыз.

Кишергә дә көн күрсәтми бу корткычлар. Мөлдерәп чә­чәк атып утырган бакча җиләкләре шиңә, берәм-берәм егылып үлә башладымы, тамырларын аю чикерткә яисә май коң­гызы личинкалары — хрущ­лар кимереп ашап, үсемлекләрне харап иткән дигән сүз. Тиз арада кискен чара күр­мәсәң, башка түтәлләргә күчеп, үсемлекләрнең тамырларын корытачаклар.
 
1,5-4 см озынлыктагы, коңгыртсу-саргылт ут чыбыгына (проволока) охшаган каты кортлар туфракта дүрт ел яшәгәч, коңгызга әйләнә, анысы үз чиратында йомырка салып калдыра. Май коң­гызы личинкалары җирәнгеч кыяфәтле: ак төс­тәге симез гәүдәсе баш бармак юанлыгында, 3-6 см озынлыкта, башы коң­гырт төстә, алгы аяклары көчле, үткен тешләре агач тамырларын да кимереп өзә ала. Май коңгызлары тирес, компост өеменә, ачык грунтка йомырка сала, хрущлар туфракта 4 ел яшәгәч кенә өлгереп җитеп, коңгызга әверелә. Бу вакыт эчендә күпме яшелчәгә, аеруча тамыразыкларга, җиләк-җимешкә, бүлбеле чәчәкләргә зур зыян салырга өлгерә!
 
Каен һәм бакча җиләкләренең, бәрәңгенең бик мәкерле дошманы — нематода. Микроскоптан гына күренә торган,
 
0.5-1.5 мм.лы, ак төс­тә­ге вак кортларның бер ишләре үсемлекләрнең тамырларын камап алып, кимереп бозып бетерә. Мондый тамырлар шыксызланып кабарып тора, аларда галлалар пәйда була. Икенче төрдәгеләре сабаклар, чәчәкләр эченә тишеп кереп, үсемлекнең сутын суыра-суыра, йомшагын эчтән ашап, тамырга таба төшә. Җәй уртасында, су сибүгә карамастан, шәлперәеп, баш­лары бөгелеп төшкән, яфраклары вагайган, формалары бозылган, сабакларында кабарынкы тү­гәрәк урыннар пәйда булган яшь кура җиләкләрен күргәнегез бардыр. Аларны төптән үк кисеп алып яндырмыйча булмый, чөнки биредә нематода колониясе хакимлек итә. Аның кайбер төре бакча җиләкләрен, бәрәңге, ла­лә бүлбелә­рен, томатларны, флоксларны ашый. Яшь бәрәңге бүлбесен тишеп кереп урнашкан нематодалар колониясе, көзгә чаклы аны ашап, согын суырып, тәмам яраксызга чыгара. Нематода белән зарарланган бәрәңгене утыртудан мәгънә юк, ул тишелеп чыкмаячак. Бу корткычлар белән аяусыз кө­рәшеп, тулысынча котылмасак, мул уңыш турында хыялланырга гына кала.
 
Каты корт кискен исләргә сизгер. Бәрәңге утыртканда, бүлбеләр арасына кипкән әрем яки суган кабыгы, гөлбадран салып калдырсак, каты корт бу буразналарга зыян салмаячак. Аны куркытып качыру өчен, бәрәңге арасына ногыт борчагы чәчүчеләр бар. Бәрәңге алгач, сидерат сыйфатында люпин, борчак, рапс, гәрчич чәчү — корткычлардан саклану чарасы. Кар эрегәч, 8-10 бүлбене урталай ярып, чыбыкларга кадап, бәрәңге утыртыласы кишәрлекнең төрле урыннарына күмеп чыгарга була. Ач кортлар атна-ун көн эчендә шул бәрәңгеләргә кереп тулачак, алдавычларның җир өстендә тырпаеп торган “ан­тенна”ларыннан тартып чыгарып, корткычларны юк итү авыр түгел. Каты корт сарут, арыш, бодай, солы тамырларын ярата, шунлыктан бәрәңге бакчасына сидерат итеп, бөртекле культуралар чәчәргә ярамый.
 
Югарыда аталган ысулларны 2-3 сутыйлы ки­шәр­лекләрдә куллану отышлы булса да, бәрәңгене зур мәйданнарда үстергән чагында, бүлбеләрне утыртканда һәр төбенә ачы исле үлән, суган, сарымсак, йомырка кабыгы салып чыгу мөмкин хәл түгел. Шулай да бәрәңге бакчасына сидерат чәчү, көздән известь кертү, көл сибү, үсемлек калдыкларын читкә чыгарып яндыру кебек алымнарның файдасы булуы бәхәссез. Каты кортлар бик нык үрчеп, уңышка зур зыян салган очракта, “Почин”, “Базудин”, “Баргузин”, “Провотокс”, “Землин” кебек химикатлар кулланып, алардан котылып була. Шартлавык коңгыз йомыркасын сарут тамырларына сала, шуның кыяклары, сабаклары белән туклана. Бәрәңге кишәрлегендә әлеге чүп үләненең үзе түгел, эзе дә булмасын өчен, бакча казыганда сарутның тамырларын бе­рәмтекләп җыеп алырга туры килә. Сарут бас­кан бакчаны сукалагач, беренче елда бәрәңге утыртудан мәгънә юк. Монда борчак, фасоль кебек кузаклы культура чәчеп үс­тереп алсак, туфрак азотка баер, каты корттан котылырбыз. Май коңгызы личинкаларын бакча казыгында, тирес тарат­канда җыеп алып юк итә­без. Кара туфракта алар яхшы күренсәләр дә, бакча җиләге түтәлендә тамырлар арасына яше­ренеп кышлаучыларын, алар зыян сала башла­ганчы күреп булмый. Качкыннарны туфракка “Антихрущ”, “Валлар” пре­паратлары сибеп юк итәргә була.
 
Язын май коңгызлары күпләп очкан вакытта, кисмәкләргә беркадәр су тутырып, эчләренә каратып яктырткычлар элеп кую отышлы. Алдавыч фонарь яктысына очып килгән коңгызлар суга егылып төшә. Май коң­гызлары көпшәк туфракка, тирес өеменә йомырка сала. Алар күпләп оча башлаганчы, мөмкин ка­дәр күбрәк түтәлләрне мүлчәләү, өсләрен тукылмаган материал белән каплау, тиресне яхшылап томалау зарур. Нематода белән көрәшү өчен биологик һәм химик чаралар кулланырга туры килә. Тырнак һәм бәрхет гөл, сидерат сыйфатында вика, борчак, ногыт, фасоль, люпин, люцерна, фацелия, арыш уҗымы, солы үскән мәйданнардан нематода юкка чыга. Язын һәм җәй башында, 10 л. суда 100 гр. аммиак селитрасы яки 40 мл. нашатырь спиртын салып болгатып, әлеге эремәләрне чиратлаштырып, үсемлекләрнең тамырларына берничә мәртәбә сибеп, корткычларны юк итәргә була. Бу азотлы ашламалардан туфракка зыян юк. “Немацид КС” эремәсе һәм “Микорад Немато 3.1” порошогы нематода белән көрәшүче ышанычлы биологик препаратлар. Алардагы энтомопатоген гөмбәчекләр нематодаларны, аларның йомыркаларын юк итә. Порошок хәлендәгесен язын туфракны йомшартканда, түтәлдәге җиләкләрнең, чәчәкләрнең тамыры әйләнәсенә сибәргә, бәрәңге утырту чокырына салып калдырырга була. Тере микроорга­низмнар җылы һәм дымлы туфракта гына яши, үрчи ала, шунлыктан туфракны әйбәтләп мүлчәләү зарур.
Фото: пиксабай
 

Хәмидә ГАРИПОВА, Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 14.04.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»